Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Елабута”лы практика

Җәй. Кызу. Мәктәп бакчасында эшләтәм. Үзем мөмкин кадәр таләпчән булырга тырышам, үзем чын күңелдән баш күтәрми чүп утаучы балаларны кызганам. Җәйге практика чорында ун-унбергә кадәр йоклыйсы балага җидедә үк уянып, мәктәп бакчасына эшкә килергә кирәк. "Үзебезнең мәктәп өчен тырышабыз, кышка үзебез өчен яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез", -- дип, күпме тәрбияләсәң дә,...

Җәй. Кызу. Мәктәп бакчасында эшләтәм. Үзем мөмкин кадәр таләпчән булырга тырышам, үзем чын күңелдән баш күтәрми чүп утаучы балаларны кызганам. Җәйге практика чорында ун-унбергә кадәр йоклыйсы балага җидедә үк уянып, мәктәп бакчасына эшкә килергә кирәк. "Үзебезнең мәктәп өчен тырышабыз, кышка үзебез өчен яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез", -- дип, күпме тәрбияләсәң дә, бу кызуда бер дә эшлиселәре килми шул. Шук малайларны карап тормасаң, иелгән килеш озаклап сөйләшеп утырулары да, "йомыш белән" барып киләсе җирдән ярты сәгать йөреп килүләре дә бар. Түтәл арасында матур гына сөйләшеп утыручы малайлар янына якынлашам. Мин килгәндә сүзләре дә бетә, куллары да кыймылдый башлый. Ике-өч көнгә бер уталып торган түтәлдә, орлык җитештерергә калдырылган диярсең, суганнар арасында алагаем озын бер алабута үсеп утыра. Рус теле укытучысы буларак микән инде, мин, үзем дә аңламастан, "практиканы фән белән бәйләп", янәсе, сорау бирәм:
Кайсыгыз белә, алабутаның русчасы ничек була? - дим. Кара-каршы утыручы ике малай, бер мизгелгә уйчанланып, тын калды. Икенчесе тиз җавап тапканына сөенеп:
Елабута инде! - дип кычкырып җавап бирде.
"Елабуга- Алабуга" пединститутын яңа гына тәмамлап кайткан яшь укытучы әле мин ул чагында. Алабутаның ничек "елабута"га әйләнгәнен секунд эчендә аңладым. Күзләремнән яшь чыкканчы рәхәтләнеп көлдем. Тик кычкырып көләргә ярамый, якында гына эшләүче зуррак малайлар ишетсә, кушамат тагасыларын көт тә тор. Уңайсызланып калган, әле башлангычны гына тәмамлаган сабыйлар:
Апа, ничек була соң русчасы?", -- дип миннән сорыйлар.
Ә мин сезгә өй эше бирәм, Практикадан өй эше биреп кайтарган укытучы булмагандыр да әле үзегезгә. Иртәгә сүзлектән русчасын табып килегез, яме, - дим - Шулай итсәгез, беркайчан да онытмассыз!" Сүзлектән караганнардырмы, өлкәннәрдән сораганнардырмы, белеп килгәннәр сабыйлар. Рус телен белү кирәклеген мин дә колакларына "киртләп" куйдым тегеләрнең. Сентябрьдән үземә киләсе балалар бит.
Шунысы кызык, бүген бу малайларның икесе дә гаиләләре белән Алабугада яши. Күрешкәндә һаман да: "Алабутада хәлләр ничек?"-дип елмаешабыз.
Лидия Пасыева, Усали мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев