Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дуслык көчен югалтмый

"Мелиорация" механикалаштырылган күчмә колоннасы коллективының эшләре бүген көйле бара. Чөнки алар бөтенесе дә район газетасын алдыра. Минневәрис Мингалиев Колонна җитәкчесе Ринат Мостафин үзе дә газетабыз белән күптәннән дус. "Игенче" хуҗалыгына шефлык иткән елларында да Урта Кирмән һәм Арташ халкын да берничә тапкыр "Нократ"ка яздырганы булды. Коллективы эшче-хезмәткәрләренә әллә ничә тапкыр...

"Мелиорация" механикалаштырылган күчмә колоннасы коллективының эшләре бүген көйле бара. Чөнки алар бөтенесе дә район газетасын алдыра. Минневәрис Мингалиев Колонна җитәкчесе Ринат Мостафин үзе дә газетабыз белән күптәннән дус. "Игенче" хуҗалыгына шефлык иткән елларында да Урта Кирмән һәм Арташ халкын да берничә тапкыр "Нократ"ка яздырганы булды. Коллективы эшче-хезмәткәрләренә әллә ничә тапкыр бушлай газетабызга бушлай подписка бүләк итте инде. Быелның икенче яртыеллыгына да бөтен коллективын колонна хисабыннан яздырган. -"Нократ" һәм "Вятка" газеталарында районыбыз тормышындагы бөтен яңалыклар да яктыртыла. Эшчеләребез бөтенесен белеп торсын, дидем. Тәрбия темасына, тарихка багышланган язмалар да күп чыга. Балалар "Тормыш дәресләре"нә әзерләнгәндә дә район газетасыннан файдаланалар,-ди колонна директоры Ринат Мостафин. Дөрестән дә, коллективның эшләре республика күләмендә хезмәттәшләре алдында үрнәк итеп куела. Узган елның октябрь аенда "Мелиорация" ПМКсы базасында үткәрелгән семинарда "Татмелиорация" траст компаниясе генераль директоры Әнвәр Залаков та эшчәнлекләренә югары бәя бирде. Коллектив буалар да ремонтлый, су да кертә, юллар да сала, авыл хуҗалыгы эшләре дә алып бара. Быел да Дегетле, Алкин юлларында эшләрне дәвам итү буенча аукционнарда җиңгәннәр. Бүген мәктәпләргә беркетелгән буаларны сугару эшләрен башлап җибәрү өчен әзерлиләр. Зур Шыя, Черкасс, Сотово, Малмыжка авылларына урнаштыру өчен су башнялары алып кайтканнар. Малмыжкада, Граханьда, Сотовода су линияләре сузу эшләре дә дәвам итәчәк. Коллективның утыз кешесе бүген ярдәмче хуҗалыклары-"Старый мельник"та язгы кыр эшләрендә катнаша. Аның сөрү җирләре былтыр мең гектарга арттырылган иде. Быел бөртекле культуралары 3400 гектарга җиткереләчәк. Бүген җир эшкәртү, чәчү эшләре туры куәтенә бара. Доб. Республика хәрби комиссариатының район бүлеге начальнигы Андрей Синкевич та күңелле хәбәр җиткерде: коллективларының 93 проценты район газеталарына язылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев