Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дүрт кешенең гомере өзелде

"Мәскәү-Уфа" трассасында транспорт коллапсы-гадәти күренеш. Түземлеләр юл бушаганын сабыр гына көтә, ә кайберәүләр читләтеп үтеп китә, бар көченә сигналга баса, каршы як полосага чыга. Ә бүген барысы да башкача иде. Күпләр нервларын басу өчен тәмәке тарта, тик барысы да сабыр гына көтәләр. Бөке башланган җирдә тиздән чардуган, чәчәк бәйләмнәре пәйда...

"Мәскәү-Уфа" трассасында транспорт коллапсы-гадәти күренеш. Түземлеләр юл бушаганын сабыр гына көтә, ә кайберәүләр читләтеп үтеп китә, бар көченә сигналга баса, каршы як полосага чыга. Ә бүген барысы да башкача иде. Күпләр нервларын басу өчен тәмәке тарта, тик барысы да сабыр гына көтәләр. Бөке башланган җирдә тиздән чардуган, чәчәк бәйләмнәре пәйда булыр. "Мәскәү-Уфа" трассасының 947нче чакрымында формадагы кешеләр кайнаша, юлны төрлечә туктап калган транспорт каплаган, берсен машина дип атап та булмый инде... Әлеге тимер өеме көннең беренче яртысында Казаннан 5 кеше алып кайтып килгән булган. Аның дүртесе әлеге һәлакәт турында кабат берни әйтә алмаячак. Фаҗига турында автойөк шоферы һәм аның машинасына куелган видеорегистратор гына сөйли. Аның Казанга таба барышы булган, әллә каян гына килеп чыккан "ундүртле" фура астына "ташланган". Җиңел машина үз юлындагыларны узып китәргә теләп, юл читенә чыга, аннан бик зур тизлек белән яңадан полосага басарга омтыла. Тик, билгесез сәбәпләр аркасында, идарә итүне югалта, башта "унлы"га әз генә бәрелми кала, каршы як полосадан килүче йөк машинасы астына барып керә. Мизгел эчендә дүрт кешенең гомере өзелә. Аларның икесе-мәчет әһелләре, ике пассажир хатын-Теләче районыннан. 1990нчы елгы кызга икенче көнне 23 яшь туласы булган. Аның 8 яшьлек сеңлесе балалар креслосына каеш белән бәйләп утыртылуы аркасында гына исән калган. Аны шунда ук район үзәк хастаханәсенең реанимация бүлегенә алып киттеләр. йөк машинасы шоферы руль артында 1997нче елдан бирле, аның Санкт-Петербургка юнәлүе булган. Вакыйгага комментарийлар бирә алмады. Кире кайтканда без барыбыз да шок хәлендә идек. Полиция УАЗы артына тагылдык. Юл кырыена чыгып безне узарга омтылганнарның барысына да хәерле юл теләдек. Җүләрләр һәм юллар-Россиянең электән килә торган проблемасы дибез. Юлларыбыздан никадәр зарлансак та, фаҗигане күбрәк читләр хатасында өйрәнергә теләмәгән автомобильчеләр ясамый микән?! Әлеге һәлакәттә вафат булган "Рәхмәт" мәчете имамнары Әлфит Җамалетдиновны туган ягы Буага, ә Исмәгыйль хәзрәт Гаяновны туган авылы Иске Завод зиратларына җирләделәр. Аларны күмәргә халык бик күп килде. Исмәгыйль хәзрәт физик мөмкинлекләре чикләнгән булуга карамастан, халыкка ислам динен таратуга бар көчен куйды, туган авылында мәчет салуны башлап йөрде, 50 яшендә әти булган иде. Әлфит хәзрәтнең дә ике кечкенә кызы ятим калды.Әлеге фаҗига уңаеннан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте дә мәрхүмнәрнең гаиләләренең, туганнарының, якыннарының тирән кайгыларын уртаклашты. "Дин әһеле буларак алар, зур җаваплылык хисен тоеп, җиңел булмаган имамлык вазыйфасын намус белән башкардылар. Юл буенда урнашкан мәчеттә эшләү дәверендә йөзләгән сәфәрчеләргә изге сәфәрләр теләп догалар кылдылар һәм аларга ярдәм кулы сузып рухи терәк булдылар. Бу югалту Татарстан мөселманнары күңеленә тирән хәсрәт булып уелды. Һәммәбезне Аллаһы Тәгалә яратты һәм һәрберебез аңар кайтачак. ТР МДН мәрхүмнәрне күмү чыгымнарын үз өстенә ала",-диелә анда. 15нче августтан 15нче сентябрьгә кадәр Татарстан юлларында "Игътибар, балалар!" акциясе игълан ителде. Аллага шөкер, канлы "ундүртле" машинасында зурлар алдан кайгырту күрсәтү сәбәпле, бер баланың гомере саклап калынды. Кечкенә кызның язмышы хәзер Яр Чаллы табиблары кулында.

Гөлназ Кадыйрова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X