Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Депутатлар игътибарына

Агымдагы елның 18нче декабрендә 10 сәгатьтә Мамадыш муниципаль район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында (Мамадыш шәһәре, М.Җәлил урамы, 23/33 нче санлы йорт) Мамадыш муниципаль район Советының икенче чакырылыш унсигезенче утырышы узачак. Утырышның көн тәртибе проекты: 1. 2013нче елга һәм 2014-2015нче елларның планлы чорларына Мамадыш муниципаль район бюджеты турында. 2....

Агымдагы елның 18нче декабрендә 10 сәгатьтә Мамадыш муниципаль район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында (Мамадыш шәһәре, М.Җәлил урамы, 23/33 нче санлы йорт) Мамадыш муниципаль район Советының икенче чакырылыш унсигезенче утырышы узачак.

Утырышның көн тәртибе проекты:

1. 2013нче елга һәм 2014-2015нче елларның планлы чорларына Мамадыш муниципаль район бюджеты турында.

2. Мамадыш муниципаль районының гомумбелем бирү учреждениеләрендә башлангыч гомуми белем бирүдә федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыруның барышы турында.

3. 2011-2015нче елларга ТРның Мамадыш муниципаль районында сәламәт тормыш рәвешен булдыру, физик культура һәм спортны үстерү буенча Программаның үтәлеше турында.

4. "2011-2015нче елларга Мамадыш муниципаль районында тирә-як мохитне саклау" турындагы Программаның гамәлгә ашырылышы турында.

5. 2010-2015нче елларга Мамадыш муниципаль районында энергияне саклау һәм энергетик нәтиҗәлелек Программасының үтәлеше турында.

6. "2011-2015нче елларга Мамадыш муниципаль районында атчылыкны үстерү" максатчан Программасын гамәлгә ашыру барышы турында.

7. 2012-2014нче елларга Мамадыш муниципаль районында террорчылыкны һәм экстремизмны кисәтү буенча максатчан район Программасы турында.

8. Мамадыш муниципаль районында тышкы реклама һәм мәгълүмат чараларын урнаштыру тәртибе турындагы положение турында.

9. Мамадыш муниципаль районының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Татарстан Республикасының "Кайбер муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләренең үзгәрүе һәм Татарстан Республикасының "Мамадыш муниципаль районы" һәм аның территориясендәге муниципаль берәмлекләрнең чикләрен һәм статусын билгеләү турында"гы Законга үзгәрешләр кертү буенча инициативасы турында.

10. Мамадыш муниципаль район Советының 2012нче елның 23нче апрелендә кабул иткән "Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия турында"гы 11-12нче санлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.

А.П.ИВАНОВ,

район башлыгы, муниципаль район Советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев