Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Депутат кабул итте

Сишәмбе көнне шәһәребездә Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы депутаты Радик Ильясов булып китте. Агымдагы елда якташыбыз районыбызга икенче мәртәбә килде. Беренчесендә ул оешма-предприятиеләр коллективлары белән очрашкан иде. Бу юлы Радик әфәнде муниципалитет бинасында гражданнарны кабул итеп, аларның гозерләрен, үтенечләрен тыңлады. Алар арасында автобуслар паркын яңарту, шәһәребездә күпфункцияле, бассейны булган...

Сишәмбе көнне шәһәребездә Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы депутаты Радик Ильясов булып китте. Агымдагы елда якташыбыз районыбызга икенче мәртәбә килде.

Беренчесендә ул оешма-предприятиеләр коллективлары белән очрашкан иде. Бу юлы Радик әфәнде муниципалитет бинасында гражданнарны кабул итеп, аларның гозерләрен, үтенечләрен тыңлады.
Алар арасында автобуслар паркын яңарту, шәһәребездә күпфункцияле, бассейны булган спорт комплексы төзү, элеккеге "Агрохимсервис" бинасын балалар бакчасы итеп үзгәртү кебек җитди сораулар да бар иде. Кайберәүләр торак, җир кишәрлеге, интернет, урамнарга каты катлам җәю, яңа торак төзү мәсьәләләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Шәхси сораулар белән килүчеләр дә бар иде. Берничә райондашыбыз телефон аша мөрәҗәгать итте. Кунагыбыз үз компетенциясенә кагылышлыларын хәл итүдә кулыннан килгәнчә ярдәм итәчәген белдерде, ә җирле масштабта чишәргә мөмкин булган проблемалар белән җирле даирә органнарына мөрәҗәгать итәргә киңәш итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев