Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чыкмыйсыз хәтеремнән

Юксыну Абыйларым Айрат һәм Рафитның безнең арабыздан китүләренә шактый вакыт үтте. Тик истән бер генә минутка да чыкмыйлар. Өчәр балаларын, хатыннарын, әниләрен, безне - туганнарын калдырып, бер тәүлек эчендә бер-бер артлы якты дөньядан китеп бардылар алар. Декабрь аеның буранлы 7се һәм 8е көннәре беркайчан да хәтердән чыкмас. Кадерле абыйларым! Сезнең...

Юксыну

Абыйларым Айрат һәм Рафитның безнең арабыздан китүләренә шактый вакыт үтте. Тик истән бер генә минутка да чыкмыйлар. Өчәр балаларын, хатыннарын, әниләрен, безне - туганнарын калдырып, бер тәүлек эчендә бер-бер артлы якты дөньядан китеп бардылар алар. Декабрь аеның буранлы 7се һәм 8е көннәре беркайчан да хәтердән чыкмас. Кадерле абыйларым! Сезнең үлем турындагы хәбәр бар кешенең күңелен тетрәтте, аяз көнне яшен суккандай итте. Берегезгә - 44, икенчегезгә 39 яшь кенә иде бит. Төзеп чыккан яңа өйләрегездә тормышның рәхәтен күреп, кадерле кешеләрегез, балаларыгызга үрнәк булып яшисе дә яшисе иде бит әле. Эх, бу кырыс язмыш! Кадерле абыем Айрат! Беренче оныгың туарга да күп калмаган иде. Бабай булам дип йөрдең. Тормышның кадерен белеп яшәдең, юктан да күңелең була, сабыйларча сөенә идең. Туганнарыңны һәрвакыт якты йөз белән каршы алдың, кирәкле киңәшләреңне бирдең. Комбайнда эшләгәндә һәрвакыт беренче урынны яуладың. Районда үрнәк механизатор булдың. Мәчеттә әйткән моңлы азан тавышың һаман колакларыбызда яңгырап тора. Кече абыем Рафит! Бәләкәйдән карап үстердең, авыр чакларда терәк булдың. Туганнар бергә җыелышканга сөенә, сөйләшеп сүзләрең бетми иде. "Шушы өч баламны укытып чыгарганчы гына яшисе иде",- дидең. Юк, бит, юк. Әле кызың тугызынчы класста гына укый. Балаларыңа син җитмисең, Рушаныңа синең киңәшләрең кирәк. Бик ярата идең бит син аларны, кычкырып та эндәшмәдең. Биш туган арасында өчәү генә калдык. Сез кайдадыр еракта, ишек ачылган саен кайтып керерсез сыман. Безне гомерлеккә ташлап китүегезгә ышанасы килми. Сезсез безгә авыр, бик юксынабыз. Сезне һәрвакыт йөрәгебездә сакларбыз, кадерле абыйларым! Урыннарыгыз оҗмах түрләрендә булсын!

Ильфира Галимова.

Кече Сон авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев