Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чүпләнмәгән җир чиста

Шәһәрнең Яшьләр, Нигъмәтуллин һәм шул тирәдәге урамнарда яшәүчеләр чүп түгү өчен җайлы урын тапканнар. Әлеге микрорайондагы ерганак ул. Узган гасырда "Чисталык - сәламәтлек ул", "Чистота не там, где убирают, а там, где не сорят" дигән лозунгларны адым саен диярлек очратырга була иде. Әлеге дөрес сүзләр ул чорларда ук кешеләргә тәэсир...

Шәһәрнең Яшьләр, Нигъмәтуллин һәм шул тирәдәге урамнарда яшәүчеләр чүп түгү өчен җайлы урын тапканнар. Әлеге микрорайондагы ерганак ул.

Узган гасырда "Чисталык - сәламәтлек ул", "Чистота не там, где убирают, а там, где не сорят" дигән лозунгларны адым саен диярлек очратырга була иде. Әлеге дөрес сүзләр ул чорларда ук кешеләргә тәэсир иткән булса, бүген без чисталык проблемасы турында авыз да ачмас идек. Югарыда телгә алынган ерганак та яшеллеккә күмелеп утырыр, тирә-юнендә яшәүчеләр аңардан хозурланырлар иде. Ләкин матур хыяллар сине күктән җиргә төшәргә мәҗбүр итәләр. "Мамадыш ЖКУ" җәмгыяте әлеге районга контейнер да куеп караган. Әмма шәхси йортларда яшәүчеләр, авыр ис килә дип, аңардан баш тартканнар. Ерганак турында аз язылмады инде. Ел саен аның территориясе дә кими бара. Чөнки көнкүреш калдыклары белән тулган өлеше даими төстә балчык белән күмдерелә. Берничә елдан бу ерганакның эзе дә калмаска мөмкин. Ә бит йортлардан чыккан калдыклар контейнерларга салынырга тиеш. Икеайлык барышында Мамадыш күзгә күренеп үзгәрде. Халыкның күпчелеге шәхси территорияләреннән чыккан калдыкларны, чүпләрне махсус капчыкларга тутырып, контейнерлар янына чыгарды. Коммуналчылар да аларның берничә көн җыелып ятуына ирек куймады. Әмма кайберәүләр өчен елга-ерганаклар һаман да чүплек полигоны булып кала бирә. Мондый урынны Төньяк бистәсендә дә очратырга мөмкин. Ерганакка көнкүрешнекеннән тыш, салам, төзелеш калдыкларын да чыгарып атканнар. Ә аларны шәхси хуҗалыклар территорияләреннән "Мамадыш ЖКУ" җәмгыте белән сөйләшеп алдырырга мөмкин. Дөрес, әлеге хезмәт түләүле. Кызганычка каршы, бездә акча түлисе дигәндә, кешеләргә тирә-якны пычрату "отышлырак"тыр, күрәсең. Шәһәр үзәгендәге Пугачев урамында урнашкан йортлар каршындагы ерганак инде ничә еллар үзенә игътибар иткәннәрен көтеп ята. Авылларга да күз салып карыйк. Елга-ерганаклар, урман буйларындагы, салалар янәшәсендәге чокыр-чакырларда күпме чүп өемнәре ята. Аларны бит безгә Америка яки Тадҗикстаннан китереп ыргытмаганнар - үзебез чүпләгәнбез. Хәер, бу күренешне авылларда полигоннар булмау белән аңлатырга була.

Шәһәребездә санкцияләнмәгән чүплекләр күп әле. Автор фотосы

Николай Михайлов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев