Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чишмәләрдә тормыш дәвамы

Туган авылым чишмәләре!.. Шәрбән , Салкын чишмә, Каргалы чишмәсе, Зират чишмәсе, Тау асты чишмәсе... Һәрберсенә хас затлылык, үзгәлек тарихта чагыла. Суы, тәме, челтерәве белән кешеләрне үзенә тарта: җаннарына сихәт бирә, күңелләренә көрлек өсти, матур яшәргә өнди. Үз авылың, аның кешеләре, чишмә һәм турында сөйләгәндә каршымдагы балаларның "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" Сорауларына...

Туган авылым чишмәләре!.. Шәрбән , Салкын чишмә, Каргалы чишмәсе, Зират чишмәсе, Тау асты чишмәсе... Һәрберсенә хас затлылык, үзгәлек тарихта чагыла. Суы, тәме, челтерәве белән кешеләрне үзенә тарта: җаннарына сихәт бирә, күңелләренә көрлек өсти, матур яшәргә өнди. Үз авылың, аның кешеләре, чишмә һәм турында сөйләгәндә каршымдагы балаларның "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" Сорауларына кызыксынып җавап эзләүләре күңелне сөендерә. "Хезмәтем нәтиҗәсе бит!"-дип тормыш китабына язам. Өлкән буын мөгаллимнәрен барлыйм, искә алам. Ушма чишмәләре төрле булган кебек, укытучылар да бик үзгә, иҗади шәхесләр, төрле хәлләрдә чыныккан кешеләр. калдырганнар. Бүгенге укытучылар хезмәте киң тармаклы. Хезмәт сөючән, белемле, көчле ихтыярлы, кешелекле булулары белән заман таләпләренә җавап бирерлек дәресләр бирәләр, БДИне әзерлиләр, югары күрсәткечләргә ирешәләр. "Халык мәгарифе отличнигы" булуым һәр сәгатем, һәр көнемнең яңача, заманча булуын сорый. Укучылар ихтыяҗын күбрәк аңлыйм. Көч-куәт белән хезмәтемне дәвам итәм. Хезмәттәшләрем белән тәҗрибә уртаклашам. Һәр яшәгән көнемә шөкер итәм, киләчәккә ышаныч белән карыйм. Туган авылым чишмәләре мине олы Мөгаллим итеп үстерделәр. Ничек моңа рәхмәтле булмыйсың! Разыя Сафиуллина, Түбән Ушма мәктәбе укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев