Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чик сакчыларына һәйкәл

28нче май - Чик сакчылары көненең 95 еллыгы уңаеннан шәһәребезнең үзәк урамы тагын бер һәйкәлгә баеды. Әлеге һәйкәлне төзүдә чик буе сакчылары үзләре дә катнаштылар. -Санаулы көннәр эчендә сафка бастырдык. Алданрак тотынырга һава шартлары ирек бирмәде. Эштән сорап китеп, өйдәге эшләрне чигереп торып, көн-төн тырышырга, "сугышчан бурыч"ны үтәргә туры килде,-ди...

28нче май - Чик сакчылары көненең 95 еллыгы уңаеннан шәһәребезнең үзәк урамы тагын бер һәйкәлгә баеды. Әлеге һәйкәлне төзүдә чик буе сакчылары үзләре дә катнаштылар. -Санаулы көннәр эчендә сафка бастырдык. Алданрак тотынырга һава шартлары ирек бирмәде. Эштән сорап китеп, өйдәге эшләрне чигереп торып, көн-төн тырышырга, "сугышчан бурыч"ны үтәргә туры килде,-ди Рөстәм Зиннәтов. Энтузиастларга төзелеш материаллары белән район җитәкчелеге, шәһәр предприятиеләре, меценатлар булышкан. Беренче көнне муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов үзе дә кулына көрәк алган. Бригадада мастер булмаган, төзүчеләр әлеге һәйкәлнең авторын һәм инициаторын да анык кына әйтә алмыйлар. Корылма эскизы-коллективның иҗат җимеше. Әлеге гранит плитәдә ил чиге баганасы янында Советлар Союзы Герое Никита Карацуп һәм аның сак эте сурәтләнгән һәм "Ватанны саклау - намус һәм дәрәҗә" дигән сүзләр уелган. Районыбызда бүгенге көндә чик сакчылары вәкилләре якынча 400 кешегә җыела. Бәйрәм тантанасына да шактый килделәр. Чик сакчысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Петр Кульбовка инде 95 яшь тулган. Аларны муниципаль район башлыгы урынбасары Алмаз Хисаметдинов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, республика хәрби комиссариатының район бүлеге начальнигы Андрей Синкевич тәбрикләделәр. -Чик буен уяу саклагансыз, бүген дә күпләрегез районда патриотик тәрбия бирү юнәлешендә актив эшчәнлек алып бара, булачак солдатларга Ватанга хезмәт итүнең изге бурыч икәнен булачак солдатларга аңлата. Бүгенге чара да моң дәлил,-диде Алмаз Хисаметдинов. Чик сакчылары көненең 95 еллыгы уңаеннан берничә ветеранга медальләр, һәйкәлне төзүдә актив катнашучыларга муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев