Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәм дими, ял дими...

ЮХИДИ хезмәткәрләре өчен 3нче июль ел әйләнәсе көтеп алынган һөнәри бәйрәм булса да, алар бу көндә дә иминлек сагында. Яңгырмы, кар-буранмы, эссе-салкын көнме-алар һәрвакыт эштә, юлларда тәртип саклыйлар, халык арасында агарту эшләре алып баралар. Быел Россия дәүләт автомобиль инспекциясенә 77 ел тулды. Айгөл Әхмәтшина Мамадыш районында автомобиль инспекциясе сугыштан соңгы...

ЮХИДИ хезмәткәрләре өчен 3нче июль ел әйләнәсе көтеп алынган һөнәри бәйрәм булса да, алар бу көндә дә иминлек сагында. Яңгырмы, кар-буранмы, эссе-салкын көнме-алар һәрвакыт эштә, юлларда тәртип саклыйлар, халык арасында агарту эшләре алып баралар. Быел Россия дәүләт автомобиль инспекциясенә 77 ел тулды.

Айгөл Әхмәтшина

Мамадыш районында автомобиль инспекциясе сугыштан соңгы 1947-1948 елларда барлыкка килгән. Ул чакта машиналар да сирәк, инспектор да берәү генә булган. Бүген ЮХИДИ бүлекчәсе төзекләндерелгән, чиста, матур, якты бинада урнашкан. Коллективта 11 кеше эшли. Тулы состав белән Самат Мөхәммәтҗанов җитәкчелек итә. Бу өлкәдә ул 1983 елдан бирле эшли. 2002нче елда район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнә. Гомуми эш стажы 31 ел тәшкил итә. Хезмәте бик җаваплы да, җитди дә, тынычсыз да. Ләкин ул нәкъ бу юлны сайлый һәм һич үкенми. Самат Мөхәммәтҗанов, район ЮХИДИ идарәсе начальнигы: -Гомерем юлларда үтте. Эшләү дәверендә намусыма тап төшермәдем, гадел карарлар кабул итәргә тырыштым. Элек юлларда күбрәк оешма-предприятие машиналарын гына очратырга була иде. Әлбәттә, оешманың үз механигы булгач, ул машиналарны күз карасыдай саклап, вакытында төзекләндерә иде. Ә хәзер исә һәркем тимер атны иярләргә омтыла. Шул ук вакытта аның төзеклеген кайгыртып торырга оныта. Нәкъ алар юлларда авария хәлен булдыралар да. Транспорт йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен сакласалар, юлда бер-берсенә игътибар, ихтирам күрсәтсәләр, ЮХИДИ хезмәткәрләренә дә җиңел булачак. Кагыйдәләрне үтәү иң беренче чиратта үзең өчен кирәклеген һәркем аңласын иде. Саннар һәм фактлар ЮХИДИ хезмәткәрләренең эш нәтиҗәсен статистик мәгълүматларга карап та бәяләргә мөмкин. Мәсәлән, 2013 нче елның 6 аенда юл-транспорт һәлакәтләре саны 35кә тигез, былтыр исә 51 булган. Авария нәтиҗәсендә 2012 елның 6 аенда 8 кеше һәлак булса, быел 5, зыян күрүчеләр 48. Гадәттә фаҗигаләр югары тизлек, шоферның аек булмаган хәлдә руль артына утыруы сәбәпле килеп чыга. Районыбызда 10 мең 740 машина исәптә тора. 2013нче елның 6 аенда транспорт чаралары 541 гә арткан. Рамил Шиһапов, ЮХИДИ идарәсенең пропаганда инспекторы: -Кагыйдәләргә буйсынмаучы скутерчылар аерым игътибарга лаек, Агымдагы ел башыннан гына да район күләмендә балалар катнашында 11 һәлакәт теркәлде. Күңелсезлекләр җәяүлеләрнең ваемсызлыгы, скутерчыларның тәҗрибәсезлегенә бәйле. Алар тиешле органнарда теркәлү узмыйлар, юл йөрү таныклыгы да таләп ителми. 16 яше тулмаган балалар да скутерга утырып юлга чыгудан курыкмыйлар. Нәтиҗәдә - фаҗига. Бу очракта ата-аналарның да уяу, җаваплы булулары зарур. Мәңгелек двигатель юк, ләкин берөзлексез хәрәкәт итүче машиналар агымы бар. Аларның йөрешен һәрдаим контрольдә тоту бары ЮХИДИ хезмәткәре кулыннан килә. Һәммәбезнең юллары имин булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев