Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәм белән!

4нче НОЯБРЬ- ХАЛЫКЛАР БЕРДӘМЛЕГЕ КӨНЕ Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да олы бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Районыбызда төрле милләт вәкилләре бердәм, дус һәм тату яшиләр. Алар төрле дин тотсалар, төрле телләрдә сөйләшсәләр дә, төбәгебезнең чәчәк атуы өчен бердәй тырышлык куялар, гомумкешелек кыйммәтләрен саклыйлар. Безнең шатлыклар да, кайгылар да уртак. Бу дуслык алга...

4нче НОЯБРЬ- ХАЛЫКЛАР БЕРДӘМЛЕГЕ КӨНЕ

Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да олы бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Районыбызда төрле милләт вәкилләре бердәм, дус һәм тату яшиләр. Алар төрле дин тотсалар, төрле телләрдә сөйләшсәләр дә, төбәгебезнең чәчәк атуы өчен бердәй тырышлык куялар, гомумкешелек кыйммәтләрен саклыйлар. Безнең шатлыклар да, кайгылар да уртак. Бу дуслык алга таба тагын да ныгысын, халыклар бердәмлеге изге гамәлләребездә, шәфкатьлегебездә чагылыш тапсын.

6нчы НОЯБРЬ- ТАТАРСТАН КОНСТИТУЦИЯСЕ КӨНЕ

Хөрмәтле райондашлар! Сезне Татарстан Республикасының төп законы-Конституция көне белән котлыйм. Ул җөмһүриятебезнең язмышына һәм социаль-икътисадый үсешенә көчле йогынты ясады. Олы бәйрәм уңаеннан, районыбыз халкына тигезлек, рухи күтәренкелек, киләчәккә өмет һәм ышаныч телим. Сәламәт булыгыз, гаиләләрегездә шатлык-сөенеч, иминлек тантана итсен.

6нчы НОЯБРЬ- "НД" ТЕЛЕРАДИОКОМПАНИЯСЕНЕҢ ТУГАН КӨНЕ Хөрмәтле "Нократ дулкыннары" телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре! Сезне ихлас күңелдән бәйрәмегез белән тәбрик итәм. FM-103,9 ешлыгы-җирле халык өчен иң кулай мәгълүмат һәм элемтә чарасы. Моннан ун ел элек үзебезнең радио сөйли башлау җирле халык өчен зур шатлык булды. Район яңалыклары белән оператив таныштыру, халыкны борчыган сорауларга җавапларны белгечләр белән туры эфирда бергәләп табу, кызыклы тапшырулар әзерләү нәтиҗәсендә тиз арада якташларыбыз күңелен яуладыгыз. Радио хезмәткәрләренең барысына да тынгысыз эшләрендә бетмәс көч һәм энергия, зур уңышлар, нык сәламәтлек телим.

А.П.ИВАНОВ,

район башлыгы, муниципаль район Советы рәисе, "Бердәм Россия" БСП ТРБнең җирле бүлекчәсе секретаре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев