Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бу исәннәргә кирәк!

ТР Министрлар Кабинеты каршындагы "Хәтер китабы" редакциясе мамадышлылар игътибарына якташларыбыз турында кайбер ачыклык кертелгән һәм яңа табылган мәгълүматлар тәкъдим итә. Бәлки кемдер үзләренең хәбәрсез югалган туганнарын таныр. Хәбәр бирегез! Фронттан әйләнеп кайтмаган сугышчылар турында күптомлык "Татарстанның Хәтер Китабы"н нәшер итү төгәлләнде. 20 еллык эш дәвамында яу кырыннан кайтмаган 400 мең...

ТР Министрлар Кабинеты каршындагы "Хәтер китабы" редакциясе мамадышлылар игътибарына якташларыбыз турында кайбер ачыклык кертелгән һәм яңа табылган мәгълүматлар тәкъдим итә. Бәлки кемдер үзләренең хәбәрсез югалган туганнарын таныр. Хәбәр бирегез! Фронттан әйләнеп кайтмаган сугышчылар турында күптомлык "Татарстанның Хәтер Китабы"н нәшер итү төгәлләнде. 20 еллык эш дәвамында яу кырыннан кайтмаган 400 мең чамасы татарстанлының исеме тупланган мәгълүматлар банкы төзелде. Алар турындагы хәбәрләр 23 төп һәм 5 өстәмә томнарда мәңгеләштерелде. Анда 1906нчы елны Мамадышта туган Иван Яковлевич Анисин, 1910нчы елны Мамадышның Ушма аръягында туган Иван Петрович Белобородов, 1910нчы елны Омар авылында туган Петр Андреевич Макушев, 1912нче елгы, Грахань авылыннан булган Иван Афанасьевич Поздняков турында да мәгълүматлар бар иде. Алар барысы да Мамадыш хәрби комиссариатыннан чакырылганнар, 1941-1942нче елларда хәбәрсез югалганнар, дип бара. Шундый кыскача мәгълүматлар белән сугышчыларның исемнәре Татарстанның "Хәтер китабы"нда мәңгеләштерелгән. П.А.Макушевтан башкаларының мәгълүматларын Оборона министрлыгының үзәк архивы (ЦАМО) раслады, ул анда Свердловск өлкәсеннән фронтка киткән диелгән. Якташларыбыз язмышы турында язылганнар бик үк төгәл булмавын "Хәтер Китабы" редакциясе хезмәткәре В.Липатнокивадан алынган соңгы мәгълүмат та раслый. Минем алдымда документларның-концлагерьлар тоткыннары карталарының ксерокүчермәләре: Иван Яковлевич Анисин 1942 елның 25 ноябрендә Шталаг Ү111-Ада (ул вакытта Көнчыгыш Германиядәге Герлитц торак пунктында урнашкан) һәлак булган, толы-Наталья, анасы-Казакова, әсирлеккә Старый Оскол янында төшә; Иван Петрович Белобородов 1942 елның 13 мартында Шталаг ХҮ11Ада ("Хәтер Китабы" мәгълүматлары буенча Австриядә урнашкан) үлгән, толы Агафья (яки Аграфена) Егоровна искә алына, анасының фамилиясе Бекренева. Әсирлеккә 1941 елның 1 октябрендә Вязьма янында төшә; ПЕТР АНДРЕЕВИЧ МАКУШЕВ 1942 елның 22 февралендә Шталаг-Х1-Ста (Көнбатыш Германиянең Ербке яки Берген-Бельзен/ Фаллинг-бостель торак пунктында) үлә, туганнары Свердловск өлкәсендә яшәгән; ИВАН АФАНАСЬЕВИЧ ПОЗДНЯКОВ шул ук Шталаг-Х1-С (311) була, 1942 елның 10 мартында һәлак була, толы-Александра Соколка, Грахань), әнисе-Евдокия. Әсирлеккә 1941 елның 22 июлендә Белоруссиядә төшә. Немец архивларыннан алынган әлеге документларны тәрҗемә итүдә, мөгаен, төгәлсезлекләр дә бардыр, хәбәрсез югалган дип саналган әлеге сугышчыларның лагерь номерлары бөтен җирдә дә тәңгәл килеп бетми. Шулай да немец педантлыгына тиешле бәя бирергә кирәк. Фашист стеналары артында газапланган гади совет солдатларының исемнәре эзсез югалмаган. Кайбер документларда бармак эзләреннән башлап, диннәренә кадәр бөтен шәхси мәгълүматларның да теркәлүеннән бизгәк тота. Кәгазь дә кызганмаганнар: эре готик типография шрифты, документлар басма хәрефләр белән тутырылганнар, штамплар, хәрби әсирләрнең лагерь номерлары һәм үлгән көннәре. Аларны бүген, 70 ел узгач та ялгышсыз укырга мөмкин... Һәлак булганнарның туганнары һәм якыннары бүген дә районда яши торганнардыр, аларның язмышларын төгәл белмиләрдер. Бу мәгълүматлар-сезнең өчен. Исемнәре "Хәтер Китабы"на кермәгән "Татарстан мәгълүматлар банкында алар турында билгеле булмаган кайбер якташларыбыз хакында да Интернеттан яңа хәбәрләр алынды. 1919 елда Мамадыш районының Покровское авылында туган, Иванов өлкәсеннән фронтка алынган ПЕТР ИВАНОВИЧ ФАДЕЕВ 1941 елның сентябрендә хәбәрсез югалган дип исәпләнә иде. 29нчы июльдә ул әсирлеккә төшкән һәм Польшаның Хоенштейн (Ольштынск) торак пунктындагы Шталаг 1В 5(7)дә үлгән. Туганы Анна Ивановода яшәгән, шулай да районыбызда берәр туганы бүген дә гомер кичерә торгандыр әле. "Хәтер Китабы"ның мәгълүматлар базасында 1908нчы елны Нормада туган ЗИННУР КАСЫЙМОВ турында да "исән" дигән хәбәр теркәлгән. Бу Интернетта да раслана. Әмма анда шул ук сугышчы Свердловск өлкәсе Серов хәрби комиссариаты тарафыннан фронтка алынып, 876нчы укчы полкта хезмәт итеп, 1945 елның 14нче мартында эче авыр яраланып, шул ук елны ЭГ-1337нче госпитальдә вафат булуы әйтелә. Польшада (элекке Белосток өлкәсе Бельск шәһәре) күмелгән. Толы Хәнүзә Касыймова, Норма авылында яшәгән. 9нчы сентябрьдә дөнья җәмәгатьчелеге фашизм корбаннарын искә алу көнен билгеләп үтте. "Үткәннәрдән хатлар" аларны исемләп искә алырга кирәген генә искәртеп калмыйлар. Җирдәге тынычлыкны ныграк сакларга кирәген дә кисәтәләр.

Наталья Якимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев