Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәрәкәтле нигездәге никах

56 ел иңне-иңгә куеп гомер итүче Камил абый белән Хәбҗамал апаның яшьләргә әйтер сүзләре күп. Бу гаилә Югары Кыерлыда гына түгел, тирә-якта да күпләргә үрнәк. Җыйнак кына күркәм авыл өе бүген зур тантана көтә. Хуҗасы капка төбендә килгән кунакларны каршы алып торса, хуҗабикә йортта табынны тагын бер кат барлау белән...

56 ел иңне-иңгә куеп гомер итүче Камил абый белән Хәбҗамал апаның яшьләргә әйтер сүзләре күп. Бу гаилә Югары Кыерлыда гына түгел, тирә-якта да күпләргә үрнәк.

Җыйнак кына күркәм авыл өе бүген зур тантана көтә. Хуҗасы капка төбендә килгән кунакларны каршы алып торса, хуҗабикә йортта табынны тагын бер кат барлау белән мәшгуль. Әйе, тугызынчы дистәне ваклаучы Камил абый белән Хәбҗамал апаның күңелле мәшәкатьле көннәре: Чаллыда үсеп буйга җиткән оныклары Алияне шушы Югары Кыерлы авылы егете Рушанга кияүгә бирәләр. Бүген яшьләрнең никах туе. Олы тормыш юлына аяк басучыларның матур мәҗлесен дә юкка гына әби-бабаларының нигезендә үткәрергә уйланылмагандыр. Гомер буе колхозда армый-талмый хезмәт итеп, дүрт кыз үстереп, бүгенге көндә шушы хезмәтләрнең, балаларының игелеген күреп гомер кичерәләр алар. "Без тормыш корган чакта ашау яклары такы-токы, бөтен эш кул хезмәте белән, акчага түгел, таякка башкарылган заманалар иде. Авырлыкларны бергә күтәрсәң генә, ул җиңеләя,"- дип искә алалар алар. Камил абый күп еллар комбайнда эшли, соңрак гараж җитәкчесе булып лаеклы ялга чыга. Калай дисеңме, тимерме, барысы да аңа буйсына, кулыннан килмәгән эше юк. Ял иткән чакларында тальян гармунын сыздырып җибәрә. "Көндез колхоз эшендә булса, төнлә кешегә җылылык торбалары сузды,"-ди Хәбҗамал апа. Әйе, чыннан да, авылда аның хезмәте кермәгән йорт юктыр. Күп еллар элек авылда су системасын да, канализация торбасын да беренчеләрдән булып ясап куйды. Ул хәзер дә төпле, фикерле киңәшләре белән ярдәм сорап килүчеләргә гел булышып тора. Камил абыйның тырыш хезмәтен хөкүмәтебез дә югары бәяләгән. Күкрәгендәге "Хезмәт Кызыл байрагы" ордены, медальләре, "Хезмәт ветераны" дигән мактаулы исеме-боларның ачык мисалы. Хезмәт ветераны Хәбҗамал апа да колхоз кырларында эшләп лаеклы ялга чыкты. Балаларга дөрес тәрбия биреп, эшкә өйрәтүдә аналарның роле искиткеч зур. "Алма агачыннан ерак төшми,"- диләр. Хәбҗамал апа белән Камил абыйларның балалары да тормышта үз юлларын табып, гаилә корып, матур яшиләр. Камил абый белан Хәбҗамал апаларның тормыш касәләре гел шулай бәхеткә тулып торсын, алга таба да яшьләргә үрнәк булып, матур итеп яшәсеннәр.

Зөләйха Нуруллина, Усали авыл җирлеге сәркәтибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X