Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәрәңге дә су ярата

Түбән Ушмада бәрәңге игүдә технологик таләпләр төгәл үтәлә. Шуңа күрә уңыш та яхшы. Түбән Ушмада бәрәңге алуда 87нче һөнәри көллият укучылары эшли дигәннәр иде. "АПК "Азык-төлек программасы" җәмгыятенең икенче икмәкне быел кайда үстергәнен беләбез: киттек аларның "Болын юлы" басуына. Барып җиткәч ничек кенә күзләсәк тә, укучылар төркемнәрен, алар йөгерә-йөгерә тулы...

Түбән Ушмада бәрәңге игүдә технологик таләпләр төгәл үтәлә. Шуңа күрә уңыш та яхшы. Түбән Ушмада бәрәңге алуда 87нче һөнәри көллият укучылары эшли дигәннәр иде. "АПК "Азык-төлек программасы" җәмгыятенең икенче икмәкне быел кайда үстергәнен беләбез: киттек аларның "Болын юлы" басуына. Барып җиткәч ничек кенә күзләсәк тә, укучылар төркемнәрен, алар йөгерә-йөгерә тулы чиләкләрен бушатучы тракторларны да, машиналарны да күрмәдек без. Комазан ягы урманына җитәрәк ике комбайн туктап калган. Беренчесенең тракторчысы Рамил Ишмурзин булып чыкты. Утыртуда да катнашкан иде ул. "Көллиятләр кайда бәрәңге ала?"-дип сорыйбыз. "Монда,"-ди елмаеп. Комбайнда-өч егет. "АПК "Азык төлек программасы"нда бәрәңге алучы укучылар-шушы ике комбайндагы, балчык кисәкләрен, җәрәхәтләнгән бүлбеләрне конвейердан читкә алып торучы алты егет булып чыкты. Рамил Ишмурзин комбайнында-Илназ Салихов, Дамир Җиһаншин, Илназ Мөхетдинов; Михаил Кузнецовта-Рамил Сәләхетдинов, Айрат Закиров, Булат Җиһаншин. Булаттан башкалары барысы да Түбән Ушма авыл җирлегеннән, көллиятнең өченче курсында укучылар икән. Практикаларын бәрәңге комбайнында узалар. Әйе, техника прогрессы акрынлап булса да авылларга да кереп бара. Бәрәңге алу да механикалаштырыла башлады. Түбән Ушмада моны "GRIMME" комбайннары белән башкаралар. Йөздән артык кешенең чүпләвен икесе алыштыралар. Алардан бәрәңге ташырга өч "КамАЗ" автомашинасы билгеләгәннәр. Көннәр коры торгач, эшләре көйле бара. Бәрәңгене хәзергә саклагычка ташыйлар. "Бәясен яңадан дүрт-биш сумга төшерделәр. Сатасы да килми. Файдалырак сатып алучылар эзлибез әле,"-ди хуҗалыкның баш агрономы Әлфәт Талипов. Өченче ел инде биредә әлеге культураны сугарып үстерәләр. Былтыр да мәйданнарын ике йөз гектарга җиткергәннәр иде. Быел да шул чамада игелде ул. Хуҗалыкта аның төрле сортларын сынап караганнар иде. Быел "Зэкура", "Розара", "Витесса", "Ароза" сортларын гына калдырганнар. Чөнки алары безнең шартларда үзләрен яхшырак күрсәткән. Икенче икмәкне алар фән таләп иткәнчә үстерергә өйрәнделәр. Шуңа күрә уңышы да югары чыга. Көздән басуның туфрагы тирән итеп эшкәртелә, икешәр центнер калийхлор һәм нитроаммофоска ашламалары кертелә. Утырткан вакытта да икешәр-өчәр центнер төрле минераль ашламалар кертәләр. Җиргә күмдерер алдыннан бүлбеләргә авыруларга һәм корткыч бөҗәкләргә каршы химикатлар да сиптерелә. Җәйге айларда берничә тапкыр рәт араларын колорадо коңгызына һәм фитофторага каршы да эшкәртеп чыктылар. Сугару алып барылды. Бүген-уңышы яхшы. Ташучы "КамАЗ"лар комбайннарга чак кына өлгереп баралар. Агрегатларның эшен җиңеләйтү һәм басу тизрәк җилләсен өчен, алдан бәрәңгенең сабагын чабып чыгалар. Бу эшне Алексей Кузьмин башкара. Егетләргә эшләгәннәре өчен күпме түләүләре белән дә кызыксындык. "Быел төгәл әйтмәделәр әле, эшне башлап кына җибәрдек бит. Былтыр бер айга ун-унбер мең сум түләгәннәр иде,"-ди Илназ Мөхетдинов. Комбайннарда бәрәңге аралауда иртәдән кичкә кадәр эшлиләр алар. Егетләрне һәм механизаторларны басуда ике тапкыр ашату да оештырылган. Җәмгыятьнең терлекчелек комплексындагы ашханәсендә тәмле һәм туклыклы ризык әзерләгәннәрен беләбез инде.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев