Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Битарафлык каян килә?

Руль артына беренче утыруда ук машинада җилдән җитез йөргән кешене күргәнегез бармы? Минем, мәсәлән, бу турыда ишеткәнем юк. Җитмәсә әле - 16 яшьтә. Николай Михайлов Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышында андый "батыр"ның барлыгы ачыкланды. Ул әтисенең машинасы белән туган авылы урамыннан барганда, ЮХИДИ...

Руль артына беренче утыруда ук машинада җилдән җитез йөргән кешене күргәнегез бармы? Минем, мәсәлән, бу турыда ишеткәнем юк. Җитмәсә әле - 16 яшьтә. Николай Михайлов Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышында андый "батыр"ның барлыгы ачыкланды. Ул әтисенең машинасы белән туган авылы урамыннан барганда, ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Әлеге гамәле өчен аның әти-әнисенә, РФ КоАПның 5.35нче маддәсе нигезендә, 500 сум штраф түләргә туры киләчәк. Шушы урында бу фактка нокта да куярга мөмкин булыр иде. Кызганычка каршы, яшүсмернең һәм аның әнисенең үз-үзләрен тотышлары комиссия әгъзаларында гаҗәпләнү тудырды. Малайның: "Руль артына беренче мәртәбә генә утырдыңмы?" -дигән сорауга, күз дә йоммыйча: "Әйе," - дип җавап бирүендә аның күрә торып күзгә төтен җибәрүен чамалавы кыен булмады. Яшүсмернең беренче мәртәбә генә машина белән идарә итмәгәнлеге ачыкланды. Хәер, әлеге утырышка чакырылган балигъ булмаганнарның, кайбер ата-аналарның кануннарның бар кешегә дә бер икәнлеген аңлап бетермәүләре борчуга сала. быел сигезенче сыйныфны тәмамлаучы кызның комиссия әгъзалары каршында басып торуын күргәч, аның киләчәктә әхлакый нормаларны санга сугачагы күңелдә шик уятты. Төнгә чаклы Нократ яр буенда, үзе әйтмешли, дуслары белән "гүләйт" иткәннәр. Ә алар арасында армиядән кайткан егет тә булган. Ә бит закон нигезендә, бала 18 яшенә чаклы әти-әниләреннән башка булганда кичке сәгать унга чаклы гына урамда йөрергә тиеш. Ә инде "гүләйт" итәсең килә икән, рәхим ит, я атаңны, я анаңны иптәшкә чакыр. Укуга битараф караучыларга кагылышлы эшләр күп каралды киңәйтелгән утырышта. Җәнлек совхозы мәктәбендә белем алучы бер кыз баланың анда ни өчен укырга теләмәвендә әнисенең укытучыларны гаепләве дә аңлашылмады. Бала дилбегәдән ычкына икән, монда, иң беренче чиратта, ата-ана гаепле икәнен истән чыгармаска иде. Улыңа, яисә кызыңа нинди тәрбия бирәсең, ул гомер буе шул юлдан барачак. Без балаларның бозылуында урамны гаепләргә яратабыз. Ә бит анда тәртип бозучылар да кемнеңдер йөрәк парәләре. Шуңа күрә, алар тарафыннан хилафи гамәлләр кылына икән, балигъ булганчы җаваплылык ата-ана җилкәсендә калачак. Иң сөендергәне 17 яшьлек яшүсмерне комиссиядән исәптән төшерү булгандыр. Мәктәп вәкилләре дә егетнең дөрес юлга басуын, укуда да, белем бирү учреждениесе тормышында да актив булуын ассызыклап үттеләр. Хәер, ул үзе дә кылган гамәлләре өчен үкенүен яшерми, киләчәктә ялгыш юлга басмаска сүз бирде. Бер яшь ана комиссиягә ике яшьлек баласын кайтарып бирүләрен сорап мөрәҗәгать иткән. Сөйкемле, чибәр әлеге ханымның йөрәк парәсен тәрбияләүгә салкын караганлыгына ышанасы да килми. Бүгенге көндә ул әнисе белән яши, эшкә урнашкан. Алга таба нарасыен тиешенчә тәрбияләргә ышандырды. Тагын бер ялгышлык ясый икән, ул баласыннан гомерлеккә колак кагарга мөмкин, ягъни аны ата-ана хокукыннан мәхрүм итәчәкләр. Комиссиядә каралган 15 эшнең барысы буенча да тиешле карарлар чыгарылды. Кемдер штрафка тартылды, кемгәдер кисәтү ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X