Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Биш буынлы әби

Кече Сон авылында биш буынлы гаиләнең башы 85 яшьлек Асия Билаловага барып тоташа. Шушы вакыт эчендә тормыш сукмагыннан җил-давыллар, атлап булмаслык киртәләр узып, бүген дә, Ходайга шөкер итеп яшәп яткан көне. Инде сәламәтлеге шактый таушалса да, ул яшәгән елларының заяга узмаганына сөенүен яшерми. Ирсез калгач, кызы Зәкия белән унтугыз ел...

Кече Сон авылында биш буынлы гаиләнең башы 85 яшьлек Асия Билаловага барып тоташа. Шушы вакыт эчендә тормыш сукмагыннан җил-давыллар, атлап булмаслык киртәләр узып, бүген дә, Ходайга шөкер итеп яшәп яткан көне. Инде сәламәтлеге шактый таушалса да, ул яшәгән елларының заяга узмаганына сөенүен яшерми. Ирсез калгач, кызы Зәкия белән унтугыз ел ялгыз яшиләр. Авылда игезәк - алтынчы һәм җиденче балаларын-Хәсән белән Хөсәенне тапканнан соң вакытсыз вафат булган хатынын җирләгән Фәрзетдин ага аңа үзенә тормыш юлдашы булырга тәкъдим ясый. Каршы килми Асия апа. "Гаиләгә килеп керүгә үк аның балалары миңа: "Әни!" - дип эндәштеләр. Иң олысы 4нче сыйныфны бетергән иде. Игезәкләрне дә үз балаларымдай карап үстердем. Сөбханалла, Фәрзетдин да үз итте: какмады, сукмады, җиде баласы каршында кыерсытмады. Аның вафатына да 15 ел инде. Һаман да сагынам үзен,"-ди ул. Аларның уртак балалары Рафил туа. Бүгенге көндә ул Казанда яши. Кыш көннәрендә әнисен үз янына алып китә. Ә яз җиткәч, Асия апаның күңеле авылга тартыла. Сала һавасын, ахирәтләрен, бакчадагы умарталарны сагына. Ни әйтсәң дә, 14 ел колхозда умартачы булып эшләгән бит ул. Дөрес, хәзер аларны Яр Чаллыда яшәүче игезәкләрнең берсе - Хөсәен карый. Шулай булса да, әнисенең киңәш-табышларына да колак сала. Авылда гомер итүче кызы, 65 яшьлек Зәкия апа ике кыз һәм бер ул тәрбияләп үстергән. Кызганычка каршы, Фәнисенең генә гомере кыска була: автоһәлакәткә очрый. Бүген исән булса, оныклары - 4 яшьлек Алсу һәм 2 яшьлек Данисны тезләренә утыртып сөяр, аларга тәм-томны, уенчыкларны кызганмас иде. Алсу бүгенге көндә авылда Рузилә әбисендә тәрбияләнә. Шулай итеп, ике сабый Асия апаның бишенче буын вәкилләре. Хәзерге вакытта тугыз бала, 14 онык, биш оныкчык һәм бишенче буын булган Алсу белән Данис өчен сөенеп туя алмый әңгәмәдәшем. Аларның зур күпчелеге төрле җирләрдә яшәсәләр дә, туган нигезләрен онытмыйлар. Бакча эшләре вакытында, бәйрәмнәрдә төп нигез умарта күчен хәтерләтә. "Эш белән мәш килгәнгәме, үпкәләргә вакыт та калмый. Аллага шөкер, җыелышсак, шау-гөр киләбез. Урын-җир җитмәгәнлеккә дә аптырамыйбыз. Кычкырышу, талашу - эшсез кешеләр "эше" ул. Миңа шундый бәхетле картлык бүләк иткән өчен Ходайга рәхмәт,"-ди бәхетле әби.

Николай Михайлов

Бәхетле әби бишенче буын вәкиле Алсу белән. Николай Михайлов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев