Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәхет – хезмәттә, сәламәтлектә

Газетабыз белән ярты гасырга якын тыгыз элемтәдә торган Илья Семеновка шушы көннәрдә 80 яшь тулды. Соңгы елларда ул аеруча актив ләребезнең берсенә әверелде. Николай Михайлов Аның язмалары матур телле, мавыктыргыч вакыйгаларны сурәтләүләре, көнүзәк проблемаларны күтәргән булулары белән башкалардан аерылып торалар. "1965нче елда Пойкино авылында гидроэлектростанция төзелешендә катнаштым. Шул чагында безнең...

Газетабыз белән ярты гасырга якын тыгыз элемтәдә торган Илья Семеновка шушы көннәрдә 80 яшь тулды. Соңгы елларда ул аеруча актив ләребезнең берсенә әверелде. Николай Михайлов Аның язмалары матур телле, мавыктыргыч вакыйгаларны сурәтләүләре, көнүзәк проблемаларны күтәргән булулары белән башкалардан аерылып торалар. "1965нче елда Пойкино авылында гидроэлектростанция төзелешендә катнаштым. Шул чагында безнең янга район газетасыннан журналистлар килеп төште. Араларында фотограф Самат Әхмәтов та бар иде. Ул "котыртты" мине мәкалә язарга. Дөрес, ул чорларда кулга каләм сирәк эләгә иде," -дип газетабыз белән ике арада туган дуслык җепләренең сузылу тарихын искә төшереп алды ул. Чыннан да ул елларда көнне төнгә ялгап эшләп, башка шөгыльгә тотынырга вакыты да булмагандыр. Федосия һәм Сергей Семеновлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга аваз сала ул. Аннан соң тагын ике энекәше гаиләне тулыландыралар. Шунысы игътибарга лаек, малайлар ике фамилиядә йөриләр. Илҗә дәдәй белән төпчек малайлары Степан бүгенге фамилиядә булсалар, уртанчылары Григорийга ерак бабалары Матвей исеменнән ясалганын бирәләр. Шулай булуга карамастан, бу аларның дус-тату булып яшәүләренә комачау итми. Авыр сугыш елларында Ташлыярдагы башлангыч мәктәптә белем алганнан соң, Вахитттәге җидееллык белем бирү учреждениесен тәмамлый. Кызганычка каршы, әтисе Сергей дәдәй фронтта хәбәрсез югала. Ана кешегә өч малаңны аякка бастыру җиңел булмагандыр. Хәер, уллары яшьли кул арасына керәләр. Мәктәпне тәмамлагач, язмам герое 1948нче елда Шыя елгасында Шәдче, Ямаш һәм Ташлыяр авылларын, алар территорияләрендә урнашкан колхоз объектларын электр энергиясе белән тәэмин итүче гидроэлекторстанция төзүдә катнаша һәм ул анда монтер булып эшли башлый. 1951-54нче елда армиядә хезмәт итеп кайткан егет солдат шинелен салуга ук хуҗалык эшләренә башы-аягы белән чума. Аңа төзелеш бригадиры булып эшләргә дә туры килә. Ямашев исемендәге колхозда гараж, хуҗалык идарәсе һәм башка корылмалар төзиләр. Ә пекарня ачылгач, аны шунда монтер итеп билгелиләр. Лаеклы ялга чыкканчы гел хезмәттә булды ул. Кулына пенсионер кенәгәсе алгач та күңеленә тынычлык таба алмый. Актив булган Илҗә дәдәйне Шәдче авыл җирлегендә яшәүче ветераннар үзләренең "башлыклары" итеп сайлап куялар. Төбәктә яшәүче өлкәннәр белән җирле даирә арасында тыгыз элемтә урнаштырып, беренчеләренең проблемаларын хәл итүдә үзеннән сизелерлек өлеш кертә ул. Гаиләсе белән дә бәхетле язмам герое. Карчыгы Зоя белән ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Полина белән Анастасия гомерләрен Түбән Кама шәһәрендә үткәрделәр. Инде алар икесе дә пенсиядә, оныклары бар. Кызганычка каршы, Илҗә дәдәйнең энекәшләре генә озын гомерле булмаганнар. Әле февраль аенда гына Григорийны җирләгәннәр. Кечеләре Ростов шахталарында күмер чапкан туганы да гүр иясе булган. Язмам герое тормышыннан да, сәламәтлегеннән дә зарланмый. Карчыгы белән мал-туар асраудан туктауларына да әле күп вакыт узмаган. Бүген алар 15 баш умарта тоталар. Тавык-чебешләре ишегалды яме булып, җырлашып йөриләр. - Алар белән юану, кортлар белән мәш килү авыртырга вакыт бирми әле, - ди ул, шаярып.- Ходай Тәгалә, тик ятсаң, эшләмәсәң берни бирми, кеше хакына кызыкмыйча аннан сәламәтлек сорап эшләсәң, яшәсәң, шуннан да олы бәхет юктыр ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев