Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәхет чишмәсе

Авылыбызда кулга-кул тотынышып, тормыш авырлыкларын бергәләп җиңеп, пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшәүче гаиләләр шактый. Быел үзләренең алтын туйларын билгеләүче Осиповлар белән Архиповлар шундыйлардан. Иван Григорьевич Осипов 1938 елда Дүсмәт авылында дөньяга килеп, үсмер чорын шунда кичерә. Совет армиясе сафларына алынгач, районыбызның Ылыя авылы егете белән хезмәт итә. Иван дәдәй үзенең хезмәтен...

Авылыбызда кулга-кул тотынышып, тормыш авырлыкларын бергәләп җиңеп, пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшәүче гаиләләр шактый. Быел үзләренең алтын туйларын билгеләүче Осиповлар белән Архиповлар шундыйлардан. Иван Григорьевич Осипов 1938 елда Дүсмәт авылында дөньяга килеп, үсмер чорын шунда кичерә. Совет армиясе сафларына алынгач, районыбызның Ылыя авылы егете белән хезмәт итә. Иван дәдәй үзенең хезмәтен иптәшеннән алданрак төгәлләп, аның кайнар сәламнәрен җиткерергә дип, Ылыя авылына кунакка кайта. Шунда ул үзенең булачак тормыш иптәше Анфиса белән таныша. Йола буенча яшь егет кызны урлап алып кайтып китә. 1962 елның 12нче гыйнварында, беренче уллары Николай тугач кына, алар никахларын законлаштыралар. Анфиса түти гомере буе колхозда алдынгы сыер савучы булды, хәзер лаеклы ялда. Иван дәдәй колхозда да, мәктәптә каравылчы булып та эшләде. Бүгенге көндә бу гаилә бердәм, тату булып, 5 балалары, 7 оныклары, 1 оныкчыклары бәхетенә куанып, Дүсмәт авылында гомер кичерә. Архиповлар гаиләсе дә үзләренең тырыш хезмәтләре нәтиҗәсендә матур тормыш коруга ирешкән. Зоя түти Кумырык авылында туып-үсә. Мамадыш типографиясендә эшләгәндә чираттагы бер ялында авылга дус кызы Роза белән кайта. Шунда Дүсмәттән килгән кунак егете Николай белән таныша. Икенче күрешүләре Сабантуй бәйрәмендә була. Бу юлы дусты Зоя түтине үзләренә, Дүсмәткә алып кайта. Николай шул кайтудан Зояны җибәрми, аны килен итеп өенә алып кайта. 1962 елның май аенда алар никахларын рәсмиләштерәләр. Николай дәдәй бик тыйнак, сабыр холыклы кеше. Гомере буе умарта тота. Зарланырга бер дә яратмый. Уңганга эш карышмый, диләр бит. Аның алтын куллары бер эштән дә куркып тормыйлар. Ул умартачылыгыннан тыш, үзенең 22 гектар мәйданны биләүче җирләрендә ашлыгын, печәнен үстерә. Агачтан менә дигән итеп бизәкләп тәрәзә өлгеләре дә, өстәл-урындыклар да ясый. Тормыш иптәше белән тәрбияләп үстергән өч балалары да үзләре кебек үк тырышлар. Осиповлар белән Архиповлар бүген үзләренең тигезлекләре белән бәхетлеләр. Алга таба да аларның пар канатлары сынмасын, бер-берсенә таяныч булып, яшьләргә үрнәк күрсәтеп яшәсеннәр. Әлеге бәхетле парларга озак еллар буена Дүсмәт авылының горурлыгы булып торырга язсын.

Елизавета Васильева, Дүсмәт авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев