Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәхет басты

Мамадыш юлчыларын Шәдче ягына чәчкәннәр, диярсең. Мамадыш-Кукмара трассасыннан Малмыжка ягына борылгач та ремонтчылар очрады. Чокырлар ремонты белән шөгыльләнәләр иде алар. Марсель Нигъмәтҗанов бригадасы булып чыкты. Әлеге бригада ел саен Тәкәнеш, Келәүш юнәлешләрендә чокырларны ремонтлау буенча зур эшләр башкара. Авыллар турына тукталышлар да урнаштыралар, аларга килү юлларын да ясап куялар. Бер...

Мамадыш юлчыларын Шәдче ягына чәчкәннәр, диярсең. Мамадыш-Кукмара трассасыннан Малмыжка ягына борылгач та ремонтчылар очрады. Чокырлар ремонты белән шөгыльләнәләр иде алар. Марсель Нигъмәтҗанов бригадасы булып чыкты. Әлеге бригада ел саен Тәкәнеш, Келәүш юнәлешләрендә чокырларны ремонтлау буенча зур эшләр башкара. Авыллар турына тукталышлар да урнаштыралар, аларга килү юлларын да ясап куялар. Бер трактор юл кырыендагы үләннәрне чабарга да чыккан иде. -Тәкәнеш һәм Келәүш юнәлешләрендә юл кырыйларын тәртипкә китерү белән ике бригада шөгыльләнә, - ди "Татавтодор"ның Мамадыш филиалы директоры Виктор Кузнецов. Бер үк вакытта юл билгеләрен дә тикшереп чыгалар икән. Юкәче белән Шәдче арасында һәм Шәдчене аркылы чыга торган урамга асфальт җәеп бетергәннәр. Юл кырыйларын тәртипкә китерә башлаганнар. Аларны тигезләп кенә калдырмыйлар, басудан кара балчык та ташып җәяләр. Барысы да стандартларга туры китереп башкарыла. Ә асфальт салучылар Ямаш авылы борылышында эшлиләр иде. Икенче катын җәяләр икән инде. -Бүген монда эшне бетерәбез, - ди бригадирлары Сергей Саппаров. Аннан Шәдче башына күчәчәкләр. Ташлыярга асфальт юл алып керә инде. Ә Шәдче башы юнәлешендә бүген берничә бригада эшли. Дамир Имамиев бригадасы юлның нигезен ясый, аңа ком салына. Илдар Гәрәев бригадасы махсус сетка җәеп бара. Сергей Саппаров бригадасы эшен шушы юнәлештә дәвам итәчәк. Ташлыяр авылы янында күптәнге танышыбыз, Шәдче җирлегенең ветераннар советы рәисе Илья Семенов очрады. -Бәхет басты. Авылларыбыз бетә, яшьләр китә, беркем кайтмый, дип кайгырган идек. Хәзер бөтен бездә дә шәһәрдәгедән ким түгел. Өйләргә газ, су керткәннәр иде инде. Менә асфальт юллы да булдык. Ике-өч ел элек бу турыда хыялланмый да идек,-диде ул төбәк халкының сөенечләре белән уртаклашып. -Шәдчедә эшне бетергәч Югары Ушмага күчәчәкбез,-диде Сергей Саппаров. Анда Хафизовка белән Югары Ушма арасындагы юлда эшләр былтыр ук башланган иде инде. Районыбыз җитәкчелеге авыллар юллы итү өчен бөтен көчен куя. Һәм планнар эзлекле рәвештә тормышка ашырыла. Албай авылына да быел асфальт барып җитәчәк. Юл авылның, өске ягыннан китеп, үзәк урам аша кире әйләнеп чыгачак. Бүген эшләр Түбән Әрнәш турында бара. Аның да уртасына кадәр асфальт керәчәк.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев