Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүген Рамазан ае башланды

Нәфес вә шайтан инсанны гел начарлыкка, гөнаһлы эшләргә алдап чакырыр. Расүл Әкрамның бер хәдис-шәрифе: "Рамазан ае җитү белән бөтен җәннәт ишекләре ачылыр, җәһәннәм ишекләре ябылыр һәм бөтен шайтаннар бәйдә булыр", - ди. Нәфес белән көрәшү өчен иң нәтиҗәле корал - ураза гыйбадәте. Нәфесебезне фәкать ураза коралы җиңәр вә аны изгелеккә...

Нәфес вә шайтан инсанны гел начарлыкка, гөнаһлы эшләргә алдап чакырыр. Расүл Әкрамның бер хәдис-шәрифе: "Рамазан ае җитү белән бөтен җәннәт ишекләре ачылыр, җәһәннәм ишекләре ябылыр һәм бөтен шайтаннар бәйдә булыр", - ди. Нәфес белән көрәшү өчен иң нәтиҗәле корал - ураза гыйбадәте. Нәфесебезне фәкать ураза коралы җиңәр вә аны изгелеккә юнәлтер. Ураза кешене сабырлыкка күнектерер. Расүлуллаһ әфәндебез: "Әс-сиаму нисфус-сабр" - "Ураза - сабырлык ярышыдыр", - диде. Янә Расүл Әкрам: "Мән сәмә Рамазана иманән вәхтисабән, күфирә ләһү мә тәкаддәмә мин зәнбих" - "Инанып һәм савабын Аллаһы Тәгаләдән үтенеп Рамазан уразасын тоткан кешенең булган гөнаһлары гафу ителер", - дип кисәтә. "Әй, өммәтем, һәрберегез, ифтар вакыты җиткәч, хөрмә кабып уразасын ачсын. Әгәр хөрмә булмаса, су белән ифтар кылсын. Чөнки су пакьтер". Хөрмә белән ифтар кылу, уразаны хөрмә белән ачу - Расүлебез сөннәтедер. Ураза тотуның үз шартлары бар. Менә алар: 1.Камил акыллы булу. Акылы зәгыйфьләр ураза тотмый, аларга фарыз түгел. 2. Балигъ булу, өлгергәнлек яшенә керү. Балаларга ураза фарыз түгел. 3. Сәламәт булу. Сәламәтлегенә зыян килерлек авыручылар ураза тотмас, үз җайлары белән тотар. 4. Даими урынлы булу, ягъни үзе яши торган җирдә тору. Юлда булмау. Уразада иман һәм ният шарттыр. Ниятсез ураза булмас. Ураза - гыйбадәт нияте белән тәүлекнең билгеләнгән вакытында (иртәдән башлап кояш батканга кадәр) үзеңне ашау-эчүдән, җенси мөнәсәбәттән тыеп тору дигән сүз. Бу ай - Аллаһы Тәгаләнең мәгънәви, рухи табыны. Димәк, гыйбадәтләрне, телнең гыйбадәте булган зикерне арттыру кирәк. "Телебез, күзебез, колагыбыз буш, мәгънәсез нәрсәләр белән керләнергә мөмкин. Моңа юл куймаска кирәк", - дигән пәйгамбәребез. Шуңа күрә пәйгамбәребезнең җиңел әйтелә торган: "Сөбханаллаһи бихәмдиһи, сөбханаллаһил газыйм" дигән зикерен еш әйтергә кирәк (автобуста да әйтеп барып була). Күзне мәгънәви керләрдән арындыру өчен - Коръән укырга, калебне начар фикерләрдән арындыру өчен фикер йөртергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев