Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Безне пассажир туйдыра”

Бу атнаның якшәмбесендә Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без районыбызның автотранспорт предприятиесе эшчәнлеге белән танышырга булдык. Моның өчен берничә сорау белән генераль директор Фәрит Сибгатуллинга мөрәҗәгать иттек. -Фәрит Мөхәммәтович, гадәттә, бәйрәм алдыннан үткәннәргә нәтиҗә ясыйлар, киләчәккә планнар коралар. Сезнең оешма бу көнне нинди күрсәткечләр белән каршылый?...

Бу атнаның якшәмбесендә Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без районыбызның автотранспорт предприятиесе эшчәнлеге белән танышырга булдык. Моның өчен берничә сорау белән генераль директор Фәрит Сибгатуллинга мөрәҗәгать иттек.

-Фәрит Мөхәммәтович, гадәттә, бәйрәм алдыннан үткәннәргә нәтиҗә ясыйлар, киләчәккә планнар коралар. Сезнең оешма бу көнне нинди күрсәткечләр белән каршылый?

-Үткәннәргә күз салсак, уңышлы эшләребез юк түгел. Автопаркыбызны акрынлап яңартуга керештек. Монысы безнең өчен иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Узган ел ике "Фиат Дукато" алган булсак, агымдагы елда дүрт "ПАЗ" автобусы кайтарттык. Транспорт чараларының ягулыкны аз сарыф итә торганнарын алырга тырышабыз. Планнар-алга таба да бу юнәлештәге эшне дәвам итү. Киләсе елга шәһәр эчендә йөрүче автобусларны яңартырга хыялланабыз. Бүгенге көнгә 21 автобусыбыз бар.

-Бүген тормышыбызны автомобиль транспортыннан башка күз алдына китерү кыен. Хәзер һәркемнең диярлек шәхси машинасы бар, булмаганнар арасында такси хезмәтенә өстенлек бирүчеләр күбрәк. Болар сезнең эшегезгә кырын сукмыймы?

-Әлбәттә, тискәре ягы бар. Шәхси машиналар, таксилар арткан саен, безнең хезмәтләрдән файдаланучылар саны кими. Пассажирлар йөртү быел узган елгыдан якынча сигез процентка кимеде. Шулай да, керемнәребезне киметмәскә тырышабыз. Шәһәрдән тыш рейсларны саклау өстендә эшлибез.

-Андыйлардан халык ничек файдалана? Автобусларыгызны ерак юлларга җибәрү отышлымы?

-Дөрес, шәһәрара рейсларда, авылларга йөрүче автобусларда йөрүчеләр дә кимеп бара. Хәзерге вакытта бездән читкә нибары Алабуга, Яр Чаллы, Нократ Аланы шәһәрләренә генә автобуслар бара. Ә авылларның берсен дә калдырырга тырышмыйбыз. Пассажирлар кимү белән бәйле рәвештә, кайбер рейсларны берләштерергә туры килсә дә, төрле якларга чыгып китүче автобусларыбыз тармаклап барлык авылларны да әйләнеп кайта. Соколкага, халык соравы буенча, автобус атнага-ике, Омарга-өч, ә башка авылларга бишәр көн бара.

-Андый рейсларда билет бәяләре ничегрәк?

-Тотрыклы. Халыкның автобуста һаман саен азрак йөрүенә карамастан, бәяләр һаман шул ук кала бирә. Шәһәр эчендәге автобусларда быел билет бер сумга артып, хәзер 13 сум тәшкил итә. Әле якын киләчәктә кабат арттырырга җыенмыйбыз. Ә авылларга, чит шәһәрләргә илтүче транспортта билет бәясе соңгы тапкыр 2009 елның беренче сентябрендә арткан иде. Безнең максат-автобус хезмәтеннән файдаланучыларны саклап калу. Транспортларыбызда халык күбрәк йөргән саен, бәяләребез дә тотрыклырак калачак. Пассажир-безнең икмәгебез, туендыручыбыз бит ул. Шуңа да паркны яңартуда отышлырак вариантларны сайлыйбыз. Без бәяләрне күтәрмәү яклы.

-28нче октябрь-Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көнен оешмада ничек билгеләп үтәсез?

-Зурлап бәйрәмнәр ясаганыбыз юк. Чөнки күпчелек хезмәткәрләр эштә. Ә мондый уңайдан бераз игътибар күрсәтсәң, һәркемнең күңеле булачак. Беркайчан да коллективны котламый калмыйм. Ел саен һәр хезмәткәр нинди дә булса бүләк яки күчтәнәч ала. Быел Өлкәннәр көненә-ветераннарыбызга, һөнәри бәйрәмебезгә эшчеләргә бал бирдек. Аларны бүләкләми мөмкин түгел бит. Чөнки үзләре дә яхшы эшләре белән сөендереп кенә торалар. Водителебез Наил Рәхмәтуллин "Мамадыш муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен" медале белән бүләкләнде. Узган ел шундый ук дәрәҗәгә Виктор Степанов ия булган иде. Коллективыбыз тырыш, барысы да үз эшләренә җаваплылар. Мондый хезмәт ияләре булганда, матур күрсәткечләр белән эшләргә була. Алга таба да шулай уңышлы эшләүне дәвам итәргә әле исәп.

Әңгәмәдәш Гөлназ МӨХӘММӘТҖАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X