Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бездә гигант гөмбәләр үсә

Шәһәрдәшебез Василий Ковшиковның гөмбәгә булган сәфәре уңышлы тәмамланган. Урманда 5 килограмм авырлыктагы табигать бүләгенә юлыга. Кочакка чак кына сыярлык гигант куык гөмбәне Василий Ковшиков әле шушы көннәрдә генә алып кайткан. Зур табышка Комазан урманында тормыш иптәше белән юлыга алар. "Без аны ак төстәге полиэтилен кисәге дип торабыз. Якынрак килгәч, бу...

Шәһәрдәшебез Василий Ковшиковның гөмбәгә булган сәфәре уңышлы тәмамланган. Урманда 5 килограмм авырлыктагы табигать бүләгенә юлыга. Кочакка чак кына сыярлык гигант куык гөмбәне Василий Ковшиков әле шушы көннәрдә генә алып кайткан. Зур табышка Комазан урманында тормыш иптәше белән юлыга алар. "Без аны ак төстәге полиэтилен кисәге дип торабыз. Якынрак килгәч, бу фараз чынга ашмады. Иң элек гөмбә булуына ышанмыйча тордык",-ди Василий Ковшиков. Алар гөмбәгә еш йөри икән. Ашарга яраклыларының барысын да җыялар, танымаганнарын китаптан карап беләләр икән. Әмма моңа кадәр бу зурлыктагы табышка юлыкканнары булмаган. Гигант куык гөмбәнең язмышын хәл иткәннәр инде. "Без аны мичтә киптереп, он ясыйбыз. Соңыннан соус әзерләгәндә кулланачакбыз",-ди тәҗрибәле гөмбәче. Илнур Юнысов Василий Ковшиков-табылдыгы белән. Алексей Шишмагаев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X