Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Батыр авылдашым

Сугыш кечкенә һәм зур булмый... Сугыш аяусыз һәм мәкерле була, сугыш барлык яшәеш кануннарына каршы оештырылган әшәке һәм куркыныч була ала. Сугышны башка бер нинди түбәнлекләр белән дә чагыштырып булмый, тереклек дөньясына сугыш алып килгән газапларны бернинди законнар, ант итүләр, үкенүләр аклый алмый. Ил халкы Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм...

Сугыш кечкенә һәм зур булмый... Сугыш аяусыз һәм мәкерле була, сугыш барлык яшәеш кануннарына каршы оештырылган әшәке һәм куркыныч була ала. Сугышны башка бер нинди түбәнлекләр белән дә чагыштырып булмый, тереклек дөньясына сугыш алып килгән газапларны бернинди законнар, ант итүләр, үкенүләр аклый алмый.

Ил халкы Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнгән көннәрдә авылдашым - Уразбахты авылының сугыш ветераны Хамидуллин Миннебай Хамизулла улының сугышчан юлын барладым. Инде үзе мәрхүм булган Миннебай абыйның авылда бүген кызы - мәгариф ветераны Мәнүсә апа яши. Әтисе турында аның матур хәтирәләре саклана. Аның сөйләве аша авылдашымның тәмугка тиң сугыш әфәтен кичкәндә күргән авырлыкларын кечкенә йөрәгем аша үткәреп утырдым.
1940 нчы елның сентябрендә Миннебай Хамидуллин сроклы хезмәткә алына, Тифлис шәһәреннән ерак түгел урнашкан 346 нчы укчы полкта хезмәт итә. Ел да үтми Бөек Ватан сугышы башлана. 1941 нче елның 25 августында Иран дәүләте территориясенә кертеләләр һәм 2 ай дәвамында тауларда резервта торалар.
1941 нче елның октяберендә Кырымга сугышка кайтарылалар, бик каты яралана. Пятигорск госпитальендә 2 айдан артык дәвалана, яралары төзәлеп бетмәс борын, тагын сугышка керә.
1942 нче елның августында Кубаньда оборонада торалар. Ул чорда Миннебай абый 62 нче Кызыл Байрак орденлы махсус диңгез бригадасы составында сугыша. 1943 нче елның январенда Сталинград оборонасында торалар. Бик каты сугышлар бара, шуның өстенә көчле салкыннар тора, барысы да бик туңалар. Күп солдатлар үлә. Яз көне Кара диңгез буендагы Тимерюк шәһәре тирәсендәге сугышларда тагын каты яралана, җилкәсеннән ярчык алалар, Махачкала госпитальендә ята.
1943 елның җәендә госпитальдән Харьковка озаталар, анда 19 нчы Полтава гвардиясенең һава десанты полкы составында сугыша. Днепр елгасын кичү бик авыр була, тагын күп югалтулар, тагын яралана. Беләгеннән пуля чыга, әмма сөяккә тими, беләк мускулын гына умыра. Тагын Харьковта госпитальдә ята.
1944 елны госпитальдән соң 69 нчы запас артеллирия фронты полкы составында Карпатка җибәреләләр.
Ул Венгрияне, Румынияне, Чехославакияне азат итүдә катнаша. Сугыш аның өчен Чехославакиядә - Комарно шәһәрендә тәмамлана.
Минебай Хәмидуллинга туган якларына 1946 нчы елда гына, киткәненә 6 елдан соң әйләнеп кайтырга насип була. Хәзер инде ул мәрхүм, бик игелекле, тыйнак, иманлы яхшы кеше була әлеге авылдашым.
Батыр авылдашымның батырлыгы билгеләре булып күкрәген Германияне җиңгән өчен, Будапештны азат иткән өчен, Чехославакияне азат иткән өчен, медальләре, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены бизи.
Сугыштан соңгы елларда да ул халкына, Ватанына игелекле хезмәтләр куйган. Армиядән кайткач аны кладовщик һәм завхоз итеп билгелиләр. Эшен җиренә җиткереп башкара. Шуның өстенә кешеләргә тәрәзә рамнары, йөзлекләре ясый, авылның 100 дән артык йортын, Омар участок больницасын, салуда катнаша. Авыл мәктәбен, клубын, колхоз идарәсен салуда да аның өлеше зур була. Күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр, һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр. Без ел саен 9 нчы Май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадын карарга барабыз. Анда күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт хисе уяна. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә аларга!
Фәннур Гыйбазов,
Урта Кирмән урта мәктәбенең 9 нчы класс укучысы,
Уразбахты авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев