Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җайланмада ышанычлырак

Машинада 12 яшькә кадәрге ничә бала булуга карап, шулкадәр кресло булу кирәкме? Бервакыт ЮХИДИ хезмәткәрләре машинамны туктатып, кисәтү ясадылар. Сигез яшьлек улым-креслода, ә ун яшьлек кызым утыргычта иделәр..." Миша. Мамадыш Моңа ачыклык кертү өчен без Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлеге ЮХИДИнең пропаганда инспекторы Рамил Шиһаповка мөрәҗәгать иттек....

Машинада 12 яшькә кадәрге ничә бала булуга карап, шулкадәр кресло булу кирәкме? Бервакыт ЮХИДИ хезмәткәрләре машинамны туктатып, кисәтү ясадылар. Сигез яшьлек улым-креслода, ә ун яшьлек кызым утыргычта иделәр..."

Миша. Мамадыш

Моңа ачыклык кертү өчен без Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлеге ЮХИДИнең пропаганда инспекторы Рамил Шиһаповка мөрәҗәгать иттек. -Әлбәттә, кирәк. Юллардагы һәлакәтләрне анализлау күрсәткәнчә, балаларны күп очракта тотып торучы җайланмалар коткарып кала. Мәгълүм булганча, автокреслолар баланың авырлыгына һәм яшенә карап берничә төргә бүленә. Мондый бүлү бөтен дөньяда да кабул ителгән, бездә ул ГОСТ Р 41.44 - 2005 нигезендә гамәлгә кертелгән. Әгәр баланың авырлыгы 10 килограммнан ким булса, (сабый алты айга кадәр дигән сүз), кресло хәрәкәткә кыры белән куелырга тиеш. Бер яшькә кадәрге (авырлыгы 13 килограммнан кимрәк), тугыз айдан алып 4 яшькәчәгеләрнең (9-18 кг), 3-7 (15-25 кг) һәм 6-12 (22-36 кг) яшькә кадәрге балаларның креслоларын хәрәкәт юнәлешенә йөзе белән урнаштыру таләп ителә. Әгәр кечкенә пассажирның гәүдәсе креслода үзен җайсыз сизә икән, "өлешчә тотып тору җайланмасын" (яисә өстәмә мендәр - бустер) файдаланырга мөмкин. Ул балаларны тотып торучы җайланма (БТТҖ) конструкциясе буларак куркынычсызлык каешы белән берлектә кулланыла. Соңгысы баланың гәүдәсе әйләнәсе буйлап уза һәм комплектлы БТТҖ хасил итә. Бу очракта аның диагональ тармагы җилкә һәм күкрәк аша узарга тиеш. Факт: узган елның 29нчы июлендә безнең район территориясендә "Джип"машинасы 14нче модельле "ВАЗ" белән бәрелешә. Нәтиҗәдә соңгысының руленә утырган хатын-кыз һәлак була. Аның машинасында ике улы да була. 1999 һәм 2009нчы елларда туган малайлар, балаларны тотып тору җайланмасында утырганлыктан, исән калалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев