Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Атмагыз кыр казларын

Бүген язгы ау сезоны башлана. Мамадыш районында аның срогы 5нче майга чаклы. Бу бары тик суда йөзә торган һәм нарат урманнарындагы киек-җәнлекләргә генә рөхсәт ителә. Хәбәрчебез сорауларына хайваннар дөньясы һәм алар яши торган мохит объектларын файдалануга федераль дәүләт күзәтчелеге, көйләве һәм саклау буенча районара бүлеге начальнигы Ринат Шакиров җавап бирә....

Бүген язгы ау сезоны башлана. Мамадыш районында аның срогы 5нче майга чаклы. Бу бары тик суда йөзә торган һәм нарат урманнарындагы киек-җәнлекләргә генә рөхсәт ителә. Хәбәрчебез сорауларына хайваннар дөньясы һәм алар яши торган мохит объектларын файдалануга федераль дәүләт күзәтчелеге, көйләве һәм саклау буенча районара бүлеге начальнигы Ринат Шакиров җавап бирә. -Аучыга нинди таләпләр куела? -Ул ау кагыйдәләрен сакларга, үзендә аучылык билеты-хайваннар дөньясы объективыннан файдалануга рөхсәт бирә торган документ йөртергә тиеш. Утлы ау яисә пневматик корал белән ауга чыккан очракта, коралларны саклауга, аларны үзе белән йөртергә рөхсәте булу зарур. -Андый рөхсәтне кайдан алырга? -"Нократ яры", "Омар", "Берсут", "Урман-К", Комазан, Албай, Арташ аучылык хуҗалыкларында. Гомумүтемле биләмәләрдә ресурсларны аулауга рөхсәт түбәндәге адрес буенча бирелә: Мамадыш шәһәре, Совет урамы, 11/6нчы йорт. Әлеге бүлек агымдагы елның февраль аенда оешты. Һәвәскәр аучылык белән шөгыльләнүче мамадышлыларның биредә, аз чыгымнар түгеп, билетлар алырга мөмкинлекләре бар. -Язгы ау чорында нинди тыелулар кертелде? -биләмәләрендә механик транспорт чараларында, очкычларда, моторлары кабызылган хәлдәге йөзү транспортларында булу рөхсәт ителми. Моторы сүнгәннән соң да көймәнең хәрәкәт итүе тыела. Магазиннарында чехоллары салдырылган яисә корылган патроннары (снарядлар) булган утлы (пневматик) аучылык кораллары белән йөрү дә чикләнелә. Көпшәсе киселгән озын утлы ау коралын канатлы кошларга каршы куллану рөхсәт ителми. Теләсә нинди йөзү чарасын киек кошларны эзәрлекләү, эзләү яисә аулау өчен файдаланырга кирәкми. Бары тик үтерелгәннәрен алу өчен генә. Вальдшнепны иртәнге якта, өердәге урман тавыгын, язгы ау вакытында кыр казларын ату тыела. Чулман, Нократ елгалары чикләреннән кимендә 200 метр булган җирләр һәм башка чикләүләр турында да онытмаска кирәк. Ата үрдәкләргә үрдәк макетлары яисә карачкыны (манка белән) файдаланып, качып торган урыннардан атарга була. -Аучылык кагыйдәләрен бозган өчен нинди җаваплылыклар каралган? -Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 8.37нче маддәсе нигезендә гражданнарга бер меңнән алып ике мең сумга чаклы штраф салу каралган. Аның өстенә ау кораллары конфискацияләнергә яисә алар ике елгача аучылык белән шөгыльләнүдән колак кагарга мөмкиннәр. Җаваплы затлар 11-15 мең сум акчаларыннан, ау коралларын конфискацияләү белән бергә (яисә аннан башка) колак кагарга мөмкиннәр. Ә 258нче маддәдә каралган җинаять җаваплылыгы гаепле затка 200 мең сумга кадәр штраф салуны карый. Шулай ук ул 18 айга чаклы булган хезмәт хакы яисә башка кереме күләмендә акча түлиячәк; яки 480 сәгатькә чаклы мәҗбүри эшләүгә, яисә ике елгача төзәтү эшләренә җәлеп ителәчәк. Ә иң начары ярты елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкин. барлык аучыларны да сак булырга, куркынычсызлык таләпләрен (шул исәптән янгын куркынычсызылыгы) үтәргә чакырам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев