Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

АСЫЛНЫҢ ЭШЕ АСЫЛ

Кеше гомерен матур эшләре, халык хәтере дәвам итә. Хәммәтбарый Вафин да Мамадышта якты эзләрен күп калдырды. МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ ПМК-2 коллективы 30 елдан артык яшәп, үзеннән соң районыбызның горурлыгы булырлык биналар калдырды. Бүген дә Мамадышның һәм Ушма аръягының күрке саналучы йортларның, социаль-мәдәни объектларның шактые алар тарафыннан җиткерелгәннәр. Алар алты дистәгә тула....

Кеше гомерен матур эшләре, халык хәтере дәвам итә. Хәммәтбарый Вафин да Мамадышта якты эзләрен күп калдырды.

МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ

ПМК-2 коллективы 30 елдан артык яшәп, үзеннән соң районыбызның горурлыгы булырлык биналар калдырды. Бүген дә Мамадышның һәм Ушма аръягының күрке саналучы йортларның, социаль-мәдәни объектларның шактые алар тарафыннан җиткерелгәннәр. Алар алты дистәгә тула. Түбән Камадагы "Татэнергострой" төзелеш идарәсенең механикалаштырылган күчмә колоннасы булганлыктан, проектлары да Мәскәү белән Казанныкылардан калышмый һәм инде ничә еллар узса да, заман рухына, зәвыкка җавап бирәләр. Ул биналарның тагын бер үзенчәлеге-аларның стеналары матур сары кирпеч кулланып күтәрелгәннәр. Шәхси йортлар җиткерүчеләр дә ПМК-2дән бераз булса да шундый кирпечләрен сатып алырга тырышалар иде. Аның җитәкчесе Хәммәтбарый Вафин үзенә андый гозер белән керүчеләргә сөенде генә. Халыкның тормыш шартлары яхшыра бара ич! Сугыштан соңгы авырлыкларны үз җилкәсендә татып, әтисез үскән кеше бит ул. Эшчеләренең дә тормышларындагы уңышларына шатланып яшәде. Әйе, ПМК-2 коллективы белән 1984нче елның гыйнварыннан, ул "Төзүсервис" җәмгыяте белән кушылганга кадәр, Хәммәтбарый Вафин җитәкчелек итте.

Җан җылысы

Төзелеш эшен бөтен җаны-тәне белән яратучы кеше иде ул. 1943нче елны Әлки районының Татар Мулла авылында өченче бала булып туган. Әтисе Хатыйп 1947нче елны сугышта алган яраларыннан вафат була. Авыллардагы җитмәүчелеккә ятимлек михнәтләре дә өстәлә. Әнисе Зәйтүнә аларны тырыш, кешелекле, рәхмәтле итеп үстерергә, укытырга бөтен көчен куя. Хәммәтбарый Алпарда урта мәктәп тәмамлый. Армиядә хезмәт итеп кайткач, 1966нчы елны комсомол юлламасы белән Түбән Кама шәһәренә килә. Биредә Бөтенсоюз төзелешенең башланган гына вакыты ул. Төзелешкә бөтен илдән яшьләр, эшчеләр агыла. Хәммәтбарый да яңа оешкан төзелеш оешмаларының берсенә монтажчы булып урнаша. Кичләрен Казан химия-технология институтының филиалында укый башлый. Югары белем алуы киләчәктә карьера баскычыннан күтәрелергә ярдәм итсә дә, алган белгечлеге буенча бер дә эшләргә язмый аңа. Зирәк, тырыш егетне башта мастер итеп билгелиләр, аннан өлкән прораб вазыйфасына күтәрәләр. Институтта укыганда ул булачак җәмәгате, яшьлек каласына Чирмешән якларыннан килгән Саҗидә белән таныша.

-Төз гәүдәле, җитди йөзле, хәрәкәтчән, бик күп кызлар "аһ" оручы асыл егет бик тиз бөтен күңелемне яулады,-дип искә ала бүген җәмәгате ул көннәрне. 1970нче елны алар өйләнешәләр. Ике уллары туа. Саҗидә химия комбинатында эшли. Кирпеч-измә, бетоннар бөтен җанын-тәнен яулаган Хәммәтбарый төзелештән аерылмый. "Татэнергострой"ның оешмаларында җаваплы вазыйфалар башкара. 1983нче елның августында, көтмәгәндә-уйламаганда, эш белән әле бер тапкыр да булырга туры килмәгән Мамадыштагы 2нче санлы механикалаштырылган күчмә колоннага баш инженер итеп җибәрәләр. Биш айдан үзен колонна начальнигы итеп билгелиләр. Октябрь аенда, дүрт бүлмәле фатирларын калдырып, гаиләсе дә күченә.

-Толстой урамында яши башладык. Торган саен Мамадыш ныграк ошады. Гаилә дуслары да таптык. Фәрит Фатыйхов, Марсель Ганиевлар гаиләләре белән аралашып яшәдек. Бергәләп табигатькә ял итәргә чыга идек,-ди Саҗидә ханым. ПМК-2 коллективының ул елларда нинди колачлы төзелешләр алып баруын күзаллау өчен берничә объектын санау да җитә. 87нче һөнәри көллият комплексы, аның хезмәткәрләре өчен торак йорт, Түбән Сондагы мәдәният йорты, мәктәп, хуҗалык идарәсе, Ушма аръягындагы җиде күпкатлы йорт, 2нче санлы лицей, район мәдәният йорты, кинотеатр, Пятилеткадагы балалар бакчасы, "Мамадыш" совхозының һәм РайПОның административ биналары, Җөри һәм Берсут пристане мәктәпләре, чүпрә заводы, Мамадышның үзәк мәчете... Барысына да Хәммәтбарый Вафинның, ПМК-2 коллективының тырышлыгы кергән, җан җылысы салынган.

Ышаныч һәм таяныч

Шоферлар Нуретдин Фәсхетдинов, Рафаэль Галиев, кранчы Вәрис Сәләхов, бульдозерчы Владимир Захаров, Альфред Хөсәенов, электр белән эретеп ябыштыручылар Николай Куренин, Владимир Брызгалов, сантехник Александр Уздовский, балта остасы Николай Васильев, ташчы Габделгани Гаянов, штукатур-буяучылар Нурания Шәйдуллина, Әлфинур Хәсәнова, Раушания Шәйдуллина, участок начальниклары Яһүдә Мөхәммәтханов, Хәйдәр Сафин, баш инженер Якуб Яруллин кебек үз эшләренең чын осталары булган белгечләр ул елларда районыбызда үткәрелгән алдынгылар слетларында һәрвакыт хөрмәт белән телгә алындылар. Алар "Татэнергострой" идарәсе күләмендә дә мактаулылар рәтендә иде. Коллектив җитәкчесенең рәсеме район Мактау китабын һәм Мактау тактасын бизәде. Аңа "ТАССРның атказанган төзүчесе" дигән Мактаулы исем бирелде. Ә төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталарын санап бетерә торган түгел. Берничә чакырылыш рәттән район Советы депутаты итеп сайланды. 1989нчы елны Казанда дөнья күргән "Мамадыш-яңарышта" исемле китабында күренекле журналист, туксанынчы елларда Татарстан Мәгълүмат һәм матбугат министрлыгын җитәклиячәк Ислам Әхмәтҗанов Хәммәтбарый Вафинны "Мамадыш районын алга илтүче фидакарь" дип атый. Китапның "Ахыргача барам, ахыргача" дип аталучы 15 битлек аерым бүлеге колоннаның ташчылар бригадасы җитәкчесе Әдһәм Хәмитов белән әңгәмәгә, коллективның фидакарь хезмәтенә багышланган.

-Һәр объектны файдалануга тапшырганда сабый балалар кебек сөенә иде,-ди җәмәгате. Саҗидә Сабирҗановна да Мамадышка килгәч шул ук колоннада эшли башлый. Башта нормалаучы, кабат кадрлар бүлеге инспекторы була. Эш дип чапкан арада Хәммәтбарый Хатыйпович микроинфаркт алырга да өлгерә. Шуның белән унбиш ел яши. Йөрәге әледән-әле авырткалап торса да, гаиләсенә, эштәгеләргә сиздерергә тырышмаган ул. Әнисе Зәйтүнә дә чирек гасыр алар гаиләсендә яшәгән. Хәммәтбарый белән Саҗидә аны хөрмәт белән тәрбияләп соңгы юлга озаталар. Әлки районында туып-үскән, Түбән Камада үзен яхшы яктан гына таныткан Хәммәтбарый Хатыйп улы Вафин Мамадышта һәм авылларыбызда әнә шулай матур эзләрен, якты хәтер калдырды. Җәмәгате, гаиләсе белән улы бүген дә Мамадышыбызда гомер кичерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев