Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җаныгыз ник әрни

Жаным әрнеми, шатлана. Кичә машинамда өйгә кайтып барышлый, спирт заводы янындагы светофорның кызыл утына тукталдым. Каршыма килүче машинаның тәрәзәсеннән берәү: "Шәһәрегезнең фонтаннары янына ничек барырга? Чаллыдан киләбез,"-дип сорады. Нократ яр буена да, район мәдәният йортына таба да юлны өйрәттем. Күңелемне горурлык хисләре биләп алды. Менә бит, ә?! Безнең шәһәрне күрү...

Жаным әрнеми, шатлана. Кичә машинамда өйгә кайтып барышлый, спирт заводы янындагы светофорның кызыл утына тукталдым. Каршыма килүче машинаның тәрәзәсеннән берәү: "Шәһәрегезнең фонтаннары янына ничек барырга? Чаллыдан киләбез,"-дип сорады. Нократ яр буена да, район мәдәният йортына таба да юлны өйрәттем. Күңелемне горурлык хисләре биләп алды. Менә бит, ә?! Безнең шәһәрне күрү өчен Чаллыдан тикле килсеннәр әле! Автобус тукталышларындагы павильоннарны бик матурладылар. Рәхмәт. Тик утыргычлары тәбәнәгрәк чыккан. Без өлкән яшьтәге кешеләргә утырырга да, торып китәргә дә уңайсыз. Аларны биегәйтеп булмыймы? Бала-чагалар анда пычрак аяклары белән менеп таптыйлар. Ата-аналары да, укытучылары да алай эшләргә ярамаганын аңлатсыннар әле. Газета укучыларга бәлки минем җаным бер сәбәпсезгә әрни кебек тоелыр, тик күп катлы йортларда яшәүчеләр хәлемне аңлар дип ышанам. Мәчеләрдән туйдым. Подъезд ишеген ачып керүгә шакшы ис борынга бәрелә. Фатир каршындагы мәйданчыктагы хайван нәҗесләрен җыештырырга кушып, хуҗасының ишеген шакыган идем. Ишетмәгәнемне ишеттем. Песиләрне яратасың, кече дусларның язмышын хәл итәргә алынгансың икән, бу мәсьәләдә дә өстеңә җаваплылык ал, иптәш!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев