Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аны көтәләр

Газета-журналларга язылу кампаниясе тулы көченә гөрли. Ә хат ташучылар арасында барган бәйгене бүгенге көндә кем әйди? Район почта элемтәсе бүлегенең подписка буенча инженеры Мөсфирә Мөбарәкшина Рәшидә Спиридонова, Любовь Оленина, Алевтина Андреева, Нина Батманова һәм Ольга Кузнецоваларның исемнәрен атады. Әлеге сөйләшүдән соң, йомышым төшеп, "Дельфин" кибетенә барган идем, ишектә яшь кенә...

Газета-журналларга язылу кампаниясе тулы көченә гөрли. Ә хат ташучылар арасында барган бәйгене бүгенге көндә кем әйди? Район почта элемтәсе бүлегенең подписка буенча инженеры Мөсфирә Мөбарәкшина Рәшидә Спиридонова, Любовь Оленина, Алевтина Андреева, Нина Батманова һәм Ольга Кузнецоваларның исемнәрен атады. Әлеге сөйләшүдән соң, йомышым төшеп, "Дельфин" кибетенә барган идем, ишектә яшь кенә хат ташучы белән бәрелешә яздым. Газета-журналлар тутырук сумкасын алдына асып, ашыга-ашыга чыгып килә иде ул. Ольга Кузнецова белән шулай таныштык. "Бигрәк күп төягәнсез, авырдыр?"-дим. "Монысы яртысы гына, яртысын кибеттә калдырып тордым,"-дип җавап бирде ул. Көн саен 15 килограммга якын матбугат басмасы тараталар икән. Көләч йөзле, сүзгә кесәгә кермәгән чая бу ханымның минем белән ун минутка гына әңгәмә коруын сораган идем, ул адымнарын тагын да тизләтте. Эш кешесен тоткарлама, янәсе. Артыннан җәһәт-җәһәт атлый торгач, берничә сорауга җавап ала алдым. Ольга Максим Починокта туып үскән, Красная Горкага кияүгә чыккан, ике бала әнисе булырга өлгергән. Үз йортлары белән яшиләр, хуҗабикә чәчәкләр үстерергә, гаиләсен тәмле камыр ризыклары белән сыйларга, кешеләр белән аралашырга ярата. "Хат ташучыбыз Валя апа Коренкова миңа бәләкәйдән бик ошый, чөнки әбигә пенсия китерә иде. Почтальон Печкин турында мультфильм да күңелемә хуш килә. Ләкин бу һөнәр минем балачак хыялым дип уйлый күрмәгез. "Хыял" яшүсмерләр клубында гардеробчы идем. Кыскарттылар. Озак еллар почтада эшләгән бертуган апам Мария Коренкова чакырып китерде. Чарасызлыктан тотындым. Башта ялга киткән хат ташучыларны алыштыра идем, хәзер икенче шәһәр участогында даими эшлим. Дүрт ел булды инде. Ярар, эшнең ояты юк. Ни булса да, яхшыга. Алайса, авырлыгым 80 килограммга җиткән иде, ябыктым. Хәрәкәт күп. Үземнең участоктагы бөтен кешене беләм хәзер. Дус әбиләрем дә бар. Мине көтеп торалар, эчләрен бушаталар. Кешеләргә кирәк булуыңны тою, күңелгә рәхәтлек бирә,"- диде ул. Хат ташучыларга һәр йортка шатлыклы, яхшы хәбәрләр, күләмле пенсияләр, тирән эчтәлекле, файдалы газета-журналлар гына китерергә язсын. Шул исәптән "Нократ" газетасын да. "Нократ"лы дөнья - канатлы!

АЛСУ СПИРИДОНОВА

Хат ташучы Ольга Кузнецова.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев