Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Алтын йөрәк” тибүдән туктады

"Әгәр дә минем үз елларымны яңадан яшәү мөмкинлегем булса, аларны шулай ук, бер нәрсәсен дә үзгәртмичә яшәр идем. Тормышым һәрвакыт шундый якты, кызыклы булды һәм ышаныч белән: "Мин-бәхетле кеше!"-дип әйтә алам." Үзенең 50 яшьлек юбилее алдыннан үткәрелгән әңгәмәбез вакытында Иван Петрович Иванов шундый сүзләр әйткән иде. 56 яшьлегенә ике ай...

"Әгәр дә минем үз елларымны яңадан яшәү мөмкинлегем булса, аларны шулай ук, бер нәрсәсен дә үзгәртмичә яшәр идем. Тормышым һәрвакыт шундый якты, кызыклы булды һәм ышаныч белән: "Мин-бәхетле кеше!"-дип әйтә алам." Үзенең 50 яшьлек юбилее алдыннан үткәрелгән әңгәмәбез вакытында Иван Петрович Иванов шундый сүзләр әйткән иде. 56 яшьлегенә ике ай гына җитмәде ул. Светлана Ханова Тетрәндергән вакытта яшьләрне тыеп тору тойгысы күпләргә билгеле. Шундый вакытта кешенең эчке борчылуларын белдереп тамак төбенә төер килә. Кичә, Мамадыш РайПОсы идарәсе рәисе Иван Петрович Ивановның вакытыннан элек вафат булуын белеп, күпләр шундый тойгы кичергәннәрдер. Гомеренең иң чәчәк аткан чорында арабыздан киткән күренекле, легендар шәхес иң олы сүзләргә лаек, һәркемнең хәтерендә Иван Петрович үзенчәлекле булып калачак. 2003нче елның 3нче июле. Җирле радиокомпаниянең хәбәрчесе буларак минем беренче эш көнем. Директор Вәлия Гыйззәтуллина тәүге "хәрби чыныгу"га җибәрә. "РайПО рәисе Иван Петрович турында тапшыру яса, бүген аның туган көне". Андый дәрәҗәдәге җитәкченең кабинеты бусагасын атлап керү яшь кыз өчен куркыныч та, тапшырылган биремне үтәү бурычы да җилкәгә баскан. Кәнәфи артында утыручы кеше үзенең акыллы карашы, иркен аралашуы белән бик тиз гаҗәпләндергән иде. Минем тәҗрибәсезлегемне сизептер, әңгәмәбезне үз сорауларыннан башлаган иде ул. Уртак темабызны-педагогиканы (Иван Петрович үзенең хезмәт юлын укытучы буларак башлаган) тиз табып, әңгәмәбез ахыргы нисбәттә бу кеше турында миңа барысын да сөйләгән иде. Олы, сокландыргыч, кызыклы фактлар белән үрелгән хезмәт юлы. Белем алу өчен аңа көн саен туган авылы Ылыядан Зур Шыяга кадәр ун километр юл узарга туры килгән. Сабыйның ачык зиһене, авыздан чыккан һәр җөмләне отып калуы педагогларның игътибарын җәлеп итә. Беренче сыйныф укучысы Иванны тиздән өченче сыйныфка күчерәләр. Ивановларның зур, тату гаиләсе һәркемгә үрнәк була. Барлык яңалыкларны да авылга иң беренче алар алып кайта. Мәсәлән, Иван беренчеләрдән булып футбол тубы тибә башлый. Спортка мәхәббәте гомер буе озата бара аны. Спорт чараларына хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр исемлегендә һәрчак беренчеләрдән булды. Әңгәмәбез барышында ул кечкенә чакта геолог булырга теләве турында да әйтте. Бу хыялы да өлешчә тормышка аша. Иван Петровичның биографиясендә берничә ел шахтер һөнәре белән бәйле. Әлеге хезмәт кешегә үз мөһерен сукмый калмый. Якыннары әйтмешли: "Ул беркайчан да тик тормас, эшчән кеше". Никтер аның әтисе турында әйткән сүзләре дә искә төшә: "Әти вафат булганда миңа 16 яшь иде. Минем абый-апаларыма сөйләшер өчен бу һәрвакыт авыр тема. Аны искә алганда иң мөһиме шул - ул эш белән яшәде. Безне дә шулай тәрбияләде." 2003 елның 3нче июле кичендә минем тапшыруым радио эфирына чыкты. Шунда ук күпсанлы шалтыратулар килә башлады, тыңлаучылар туган көн иясен котлыйлар, ярдәмчеллеге, аңлаучанлыгы өчен рәхмәтләрен җиткерәләр. Чыннан да, "Алтын йөрәкле кеше". Бу исем аңа бер генә бирелмәде. Тугыз ел үтте. 2012 елның 19нчы апрель киче. Мамадыш телевидениесендә "Районга йөз белән" тапшыруы, студия кунагы-район кулланучылар җәмгыяте рәисе Иван Петрович Иванов. Үзе җитәкли торган оешма, планнары, аз кешеле авылларга мөнәсәбәт, кайгырту турында ул чын күңеленнән сөйләде. Һәм теге чактагы, моннан берничә ел элекке кебек үк, алтын йөрәге һәм яхшы гамәлләре өчен рәхмәт әйтергә әзер булган гади халыктан никадәр шалтыратулар. Эфирдан соң без гаилә тормышы турында, эштән соң да кешегә үз гаиләсе өчен никадәр җаваплылык ятуы хакында озаклап сөйләштек. Ягымлы елмаю белән ул үзенең дүрт оныгы барлыгы, зур түземсезлек белән бишенчесен көтүләре турында сөйләде. Бәлки, минем фикерләрем бик гади яңгырар, әмма кешенең халәтен табигатьтән дә яхшырак хәбәр итүче булмастыр. Кичә көн буе яңгыр яуды...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев