Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Актуаль мәсьәләләр

Шәһәр Советының 10нчы утырышында көн тәртибенә кертелгән барлык сорауларны депутатлар бертавыштан кабул иттеләр. Башкарма комитетның баш архитекторы Рамил Минехановка һәм "Мамадышнефтепродукт" филиалы директоры Илгизәр Ибраһимовка быел "Мамадыш шәһәренең мактаулы гражданины" исеме бирелде. Аларга күкрәк билгеләре Шәһәр көнендә тапшырылачак. Әлеге бәйрәмнең программасы белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары...

Шәһәр Советының 10нчы утырышында көн тәртибенә кертелгән барлык сорауларны депутатлар бертавыштан кабул иттеләр. Башкарма комитетның баш архитекторы

Рамил Минехановка һәм "Мамадышнефтепродукт" филиалы директоры Илгизәр Ибраһимовка быел "Мамадыш шәһәренең мактаулы гражданины" исеме бирелде. Аларга күкрәк билгеләре Шәһәр көнендә тапшырылачак. Әлеге бәйрәмнең программасы белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова таныштырды. Ясалма корылмалар, автомобиль күперләре һәм юллар исемлеге расланды. Бүгенге көндә шәһәрдәге юлларның озынлыгы 102 километрга тигез, шуның нибары 25енә генә асфальт түшәлгән. Шәһәр башкарма комитетына әлеге мәсьәләдә активрак эш алып барырга тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X