Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аерым көне бар

Төзелеш өчен агач алу тәртибе белән таныштыруын үтенеп, "Мамадыш урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе урынбасары Фаил Хәлиуллинга мөрәҗәгать иттек. -Фаил Кыяметдинович, районыбызда "Авылга йөз белән" программасы эшли башлагач, биш йөзләп шәхси хуҗалык гаилә фермасы оештырырга теләк белдерде. Малларга абзар җиткерү өчен алар агачны нинди тәртиптә алачаклар? -"Татарстан Республикасында урманнарны куллану...

Төзелеш өчен агач алу тәртибе белән таныштыруын үтенеп, "Мамадыш урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе урынбасары Фаил Хәлиуллинга мөрәҗәгать иттек. -Фаил Кыяметдинович, районыбызда "Авылга йөз белән" программасы эшли башлагач, биш йөзләп шәхси хуҗалык гаилә фермасы оештырырга теләк белдерде. Малларга абзар җиткерү өчен алар агачны нинди тәртиптә алачаклар? -"Татарстан Республикасында урманнарны куллану турындагы" закон нигезендә, егерме биш елга бер тапкыр һәр кешенең йорт һәм каралты-кура җиткерү өчен 100 кубометрга кадәр тамырдан агач алырга хокукы бар. Янгын очрагында да шул ук күләмдә җибәрү каралган. Ун елга бер тапкыр ремонт өчен алырга мөмкин. Утынлык агач һәр шәхси хуҗалыкка елга егерме кубометрга кадәр җибәрелә. Безнең учреждение быел да муниципаль район башкарма комитеты белешмәләре буенча 6900 кубометр агач бүлә ала. Башкарма комитеттан безгә белешмә алып киләсе һәм гариза язасы. Ә урыннарда агачны кайдан кисәсен күрсәтү өчен аерым көн билгеләдек. Агач алырга теләүчеләр җомга көнне иртәнге 8дә Норма, Комазан, Келәүш урманчылыкларына җыелалар. Алардан делянкага бергәләп китәләр. -Анда бит төрле агач туры килергә мөмкин: каен, усак, нарат, имән... Ә түләү тәртибе ничек? -Түләүнең күләме нәкъ менә агачның төренә карап билгеләнә. Нинди агачка күпме акча түлисе Россия Хөкүмәте тарафыннан расланган. Шуңа күрә, бер кеше йөз кубометрга биш, икенчесе-сигез мең сум түләргә мөмкин. Кисүне һәм ташуны һәркем үзе оештыра. -Авылларда агач алган өчен делянка чистарттыралар, дигән сүзләр ишетергә туры килә. Бу дөресме? -Агач кискән җирне чистартып, җыештырып калдырырга кирәк. Безнең белән төзелгән килешүдә агачны кисү, урынын тәртипләп китү сроклары күрсәтелгән була. Ахырдан комиссия белән чыгып, делянканы тапшырганлыкка һәм агачның максатчан кулланылганлыгына актлар төзибез. Авыл җирлегеннән дә агач материаллары шәхси хуҗалыгында кулланылды, дигән белешмә алып киләсе. *** Кама урманчылыгында да эшләр шул тәртиптә оештырыла (редакциядән)

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев