Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ачыла чәчәк таҗлары

Чын талантларны тормыш зилзиләләре тез чүктерә дә, адаштыра да алмый. Алар таш астында качып йокымсыраган чишмә кебек барыбер бер вакыт тибеп чыгалар. Гөлнур Васыйлова да шигърияткә тормыш тәҗрибәсе туплагач, дөньяның барлык төсләрен дә танырга өйрәнгәч килде. Баксаң, ул да мәктәп елларында ук каләм тибрәтә башлаган булган. Йөрәгеңдә тумыштан салынган иҗат...

Чын талантларны тормыш зилзиләләре тез чүктерә дә, адаштыра да алмый. Алар таш астында качып йокымсыраган чишмә кебек барыбер бер вакыт тибеп чыгалар. Гөлнур Васыйлова да шигърияткә тормыш тәҗрибәсе туплагач, дөньяның барлык төсләрен дә танырга өйрәнгәч килде. Баксаң, ул да мәктәп елларында ук каләм тибрәтә башлаган булган. Йөрәгеңдә тумыштан салынган иҗат уты бар икән, ул тыныч кына пыскып ята алмый шул. Ә сәләт, талантны табигать Гөлнурга мулдан биргән. Шагыйрә дә, җырчы да, баянчы да, театр актеры да, оста оештыручы да ул. Аның үзе уйнап үзе җырлаганын күргән кеше хөрмәтен мәңгелеккә күңеленә беркетеп куя. Авыл халкы гомер-гомергә бик тыйнак гомер кичерә. Элек урта мәктәп бетергәч бик азлар гына югары уку йортларына барып керде. Аһәңле, моңлы тавышы, үзәкләрне өзәрлек итеп баянда сыздыра белүе белән үсмер чагыннан ук таныла башлаган Гөлнур да, Мамадыш районының Түбән Ушма урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Алабуга мәдәният училищесына юл тота һәм хорлар белән эшләүче белгечлеге алып, кире туган авылына әйләнеп кайта. Түбән Ушма мәдәният йорты эшчәнлеген яңа биеклекләргә күтәрде ул. Агитбригадалар оештырып басуларга чыгулар, концертлар һәм спектакльләр, яшьләр өчен төрле кичәләр оештырулар әле дә авыл халкының күңелендә саклана, ул елларны сагынып искә алалар. Красная Горка мәдәният йортына күчеп эшли башлагач, "Сударушка" вокаль ансамбле оештырды. Аның белән төрле концертларда катнашып халык ихтирамын яулады. Район мәдәният йортына күчкәч, "Кышкы чия" ансамбле туды. Өлкәннәр ансамбленә инде җиде яшь. Мәдәният дөньясына башы аягы белән чумса да, Гөлнур "Күңел дәфтәре"н дә онытмады. Эш белән дөнья мәшәкатьләреннән бушаган араларында кулына каләмен алды, матур-матур шигырьләре туды. Аларны үзе өчен дип кенә язды ул. Шуңадыр, дөньяга еллар узгач кына чыктылар. Беренче шигырьләр җыентыгы 2011нче елны нәшер ителде. "Күңелем җимешләре" дип атала ул. Шушы уңайдан туган авылы, Красная Горка мәктәпләрендә, район үзәк китапханәсендә иҗади очрашулар үткәрелде. Бүген инде аның иҗаты яңа биеклектә. Шигырьләренә тормыш тәҗрибәсе дә, йөрәгендә кайнап чыккан пакъ хисләре дә салынган. Шагыйрә дөньяга гражданлык күзлегеннән карый белә, тема төрлелеге белән дә сөендерә. Теле матур, образлары камилләшә бара. Аның илһамланып иҗат итүенә сөенеп туймыйсың. Юбилеең белән тәбрикләп, сиңа тагын да югарырак иҗат үрләре телибез, Гөлнур. Яңа шигырьләрең белән безне гел сөендереп тор!

Вәрис Гали, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев