Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

300 кешелек табын

Шәһәребезнең икенче санлы лицее базасында 300 кешелек Корбан ашы үтте. Изге чара актлар залында мөнәҗәтләр әйтүдән башланды. Мәҗлеснең беренче өлешен Рәсимә абыстай Гайнетдинова алып барды. Мөхтәсиб Илһам хәзрәт Миннегалиев, әлеге чараны башлап йөрүче үзәк мәчет имамы Наил хәзрәт Вахитов тирән мәгънәле вәгазьләр сөйләделәр. Анда чыгыш ясаган муниципаль район башлыгы Анатолий...

Шәһәребезнең икенче санлы лицее базасында 300 кешелек Корбан ашы үтте. Изге чара актлар залында мөнәҗәтләр әйтүдән башланды. Мәҗлеснең беренче өлешен Рәсимә абыстай Гайнетдинова алып барды. Мөхтәсиб Илһам хәзрәт Миннегалиев, әлеге чараны башлап йөрүче үзәк мәчет имамы Наил хәзрәт Вахитов тирән мәгънәле вәгазьләр сөйләделәр. Анда чыгыш ясаган муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов үзенең шушы көннәрдә генә Израильгә сәфәр кылуы, Мөхәммәт пәйгамбәр күккә ашкан Акса мәчетен күрүе турында әйтте. "Дингә мөнәсәбәтебез бик яхшы. Без яшь буынга дөрес тәрбия бирергә, аларны туры юлга бастырырга тиешбез. Бүгенге көндә мәчетләр төзүе авыр түгел, ә аларга халыкның йөрүе әһәмиятле. Бу эшкә бергәләп алынсак кына, нәтиҗә уңышлы булачак",- диде район башлыгы, залда утыручы ак яулыклы әбиләр, түбәтәйле бабайларга мөрәҗәгать итеп. Мөнәҗәтләр, вәгазьләр, котлау сүзләре тыңланганнан соң, барысы да намазга тезелде. Күркәм мәҗлес лицей ашханәсендә дәвам итте, әлеге уку йортының мөселманча киенгән кунакчыл укытучылары халыкны сыйлады. Корбан ашын уздыруга хәйрия ярдәме күрсәтүчеләрнең, сый-нигъмәтләргә искиткеч бай табын оештыруга өлеш кертүчеләрнең барысына да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын.

Илнур Юнысов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев