Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

1 Май–Яз һәм хезмәт бәйрәме

Хөрмәтле райондашлар! Дистә еллар узгач, без инде онытыла барган, һәркемгә якын булган 1нче Май бәйрәмен билгеләп үтәбез. Ул-илне, төбәкне үстерүдә көн саен үзенең хезмәте белән өлеш керткән һәркемнең бәйрәме. Җәмгыятебезнең тормышын тәэмин итүче, матди һәм рухи кыйммәт тудыручы һәр игенчегә, эшчегә, терлекчегә, укытучыга, табибка, хезмәткәргә, эшмәкәргә рәхмәт сүзләремне ирештерәм. Безнең...

Хөрмәтле райондашлар!

Дистә еллар узгач, без инде онытыла барган, һәркемгә якын булган 1нче Май бәйрәмен билгеләп үтәбез. Ул-илне, төбәкне үстерүдә көн саен үзенең хезмәте белән өлеш керткән һәркемнең бәйрәме.
Җәмгыятебезнең тормышын тәэмин итүче, матди һәм рухи кыйммәт тудыручы һәр игенчегә, эшчегә, терлекчегә, укытучыга, табибка, хезмәткәргә, эшмәкәргә рәхмәт сүзләремне ирештерәм.
Безнең муниципаль районда агросәнәгать, сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәсендәге барлык милли проблемалар да гамәлгә ашырыла. Авыл җирлекләре үзләрен ашлык һәм терлек азыклары белән тәэмин итәләр, бюджетларын тулыландыралар. Районда "Гаилә фермалары"-республика, "Авылга йөз белән" район программалары уңышлы эшли.
Төзелеш оешмалары дәүләт программалары нигезендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тол хатыннарга, тузган торакта яшәүчеләр өчен торак төзүне, тузган йортларга капиталь ремонт үткәрүне кызу темплар белән алып баралар. Укучылар, яшьләр өчен дә тиешле шартлар тудырылды. Аларның төрле түгәрәкләргә йөрүләре эзсез югалмый.
Әлеге язгы матур көннәр Сезгә күңел күтәренкелеге өстәсен. Сезнең барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, иминлек, озын гомер телим.
А.П.Иванов,
муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе, "Бердәм Россия" БСП ТРБнең җирле бүлекчәсе Политсоветы секретаре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев