Нократ

Мамадышский район

Рус Тат
Полезная информация

"Нократ дулкыннары" телерадиокомпаниясе

2005 елда жирле телевидение эшли башлады. Мамадыш телевидениесенең тәүге тапшырулары эфирга 6нчы ноябрьдә, "Нократ дулкыннары" телерадиокомпаниясенең туган көнендә чыкты. 20 меңгә якын кеше - районның 19 авыл җирлегендә яшәүчеләр -Мамадыш телевидениесен даими караучылар. "Нократ дулкыннары" телекомпаниясе атнага 6 көн эшли. ТНВ каналында тапшырулар эш көннәрендә - 17.30, шимбә көнне 17.00...

2005 елда жирле телевидение эшли башлады. Мамадыш телевидениесенең тәүге тапшырулары эфирга 6нчы ноябрьдә, "Нократ дулкыннары" телерадиокомпаниясенең туган көнендә чыкты.

20 меңгә якын кеше - районның 19 авыл җирлегендә яшәүчеләр -Мамадыш телевидениесен даими караучылар. "Нократ дулкыннары" телекомпаниясе атнага 6 көн эшли. ТНВ каналында тапшырулар эш көннәрендә - 17.30, шимбә көнне 17.00 сәгатьләрдә башлана.
Теләсә кайсы телеканалның "визит карточкасы" - хәбәрләр тапшыруы. Әлеге чыгарылыш шәһәр һәм район тормышындагы яңалыклар турындагы мәгълуматларны бирә. Мамадыш телевизор караучылары хәбәрләрне генә түгел, "Авылым таңнары", "Безнең киләчәк", "Чын күңелдән", "Спорт-тайм" тапшыруларын да яратып өлгерделәр. Болардан тыш, райондашларыбыз үзләрен борчыган сорауларын туры эфирда "Районга йөз белән" тапшыруы барышында район, оешма-предприятиеләр җитәкчеләренә, белгечләргә бирә алалар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев