Back to Top
103.9 FM

Общество-non-RSS (3753)

Ближайшей ночью температура воздуха опустится до -19..-18°.


18 января с утра и до самого вечера небо будет скрыто за облаками. Днем и вечером будет идти мелкий снег. Температура днем -18°..-15°.

 

Народный прогноз погоды: 18 января отмечается Крещенский сочельник, канун Богоявления. В этот день соблюдается строгий пост, поэтому канун Богоявления называют еще Голодной кутёй. Если в этот день метель, снег и позёмка - быть хорошему урожаю. Если звездная ночь на Крещение - будет урожай ягод, гороха и хлеба. Сильные южные ветры 18 января предвещают грозное лето, а метель на Крещение приносит метель и на Масленицу. Полный месяц в этот день обещает большой разлив рек весной.

 

Фото: uanews.dp.ua

В Мамадышском районе фигурным катанием занимаются более 100 детей. Под чутким руководством тренера Снежаны Власовой они добиваются высоких результатов, ежегодно совершенствуя свои навыки.

 

На этой неделе съемочная группа «Мамадыш ТВ» побывала на тренировочном процессе фигуристов.

Именно сегодня в рамках информационного выпуска «Новости», «Хәбәрләр» зрителям предложат посмотреть, как проходили игры КВН среди школ Мамадышского района, а так же какие планы наметил глава района на ближайший месяц.

Начало эфира в 17:30 час

 

Фото: online-movie77.ru

Моннан бер ун ел чамасы элек без фигуралы шууны телевизордан гына карый идек. Ә бүгенге көндә андый мөмкинчелек Мамадышның үзендә дә бар. Әниле-кызлы Марина һәм Снежана Власовалар кул астында йөзләгән бала шөгыльләнә. Бу атнада безнең иҗат төркеме фигуралы шуу секциясендә булып, анда йөрүчеләрнең чыгышларын күреп кайтты.
Фигуралы шуу секциясенә йөрүчеләр чыгышлары аша мамадышлыларга һәм төбәгебез кунакларына осталыкларын, сәләтләрен күрсәтәләр. Елдан-ел аларның хәрәкәтләре камилләшә бара. Матур киемнәрдән булган кызларның, малайларның боз өстендә матур итеп төрле хәрәкәтләр ясауларын күреп кем генә сокланмый микән? Үзе бер кызыклы манзара бит! Тренерлары Снежана Власова үзе дә бозда нәкъ аккоштай “йөзә”, балалар аннан күзләрен дә алмый.
-Яңа ел тамашасына әзерлек гомумән алганда, 1 ай алдан башлана. Иң элек безгә сценарийны күрсәтәләр, аңа яраклаштырып номерлар әзерлибез. Чарага ике атна кала бөтен игътибар шуңа гына юнәлдерелә,- ди фигуралы шуу буенча тренер Снежана Власова.
Мамадыштагы “Олимп“ боз сараеның эшләү графигы минутлап бүленгән. Боз хоккейчылардан бушауга бирегә фигуралы шуучылар килә, аларны кабаттан алка сугучылар алмаштыра, ял көннәрендә ирекле шууга да берничә сәгать вакыт бүленә.
Бүгенге көндә әниле-кызлы Марина һәм Снежана Власовалар кул астында 100 артык бала шөгыльләнә. Алар 7 төркемгә бүленгән. Секциягә йөрүчеләрнең иң кечкенәләренә 3 яшь булса, зурларга 18 яшь. Спортчыларның нибары 7 генә малайлар икән. “Күпләр фигуралы шуу кызлар өчен дип әйтә. Әмма бу һич кенә дә алай түгел. Тимераякны да, фигуралы шууны да ир-атлар уйлап тапкан. Илебездә дә дөнья күләм танылган ир-егет спортчылар шактый“,- ди тренер.
-Балалар теләп йөриләр, тырышлар, мин аларны беренче көннән үк яратып өлгердем инде. Хезмәтемне дә бик яратам. Киләчәктә балаларның зур спортка чыгу мөмкинлеге бар, алар төрле ярышларда катнашалар, гәүдәләре нәфис, сәламәтлекләре нык булачак, ә бит боз өстендә фигуралы шуу күңел күтәренкелеге, матур тойгылар, рәхәтлек бирә – гомумән, бу төр спортның файдасы зур,- ди Снежана Власова.
Фигуралы шуу секциясендә Алабугадан килеп шөгыләләнүче бер кыз да бар. Виктория Гайнуллина бирегә 3нче елын йөри.
-Атнага 3-4 мәртәбә киләбез. Бер дә авыр түгел. Миңа биредә тренер да, шөгыльләнү дә ошый. Бездә ул кадәр үк түгел. Киләчәктә дә фигуралы шуу белән шөгыльләнүне дәвам итеп, чемпион булып таныласым килә,- диде Виктория Гайнуллина.
Бозда матур, нәфис хәрәкәтләр ясап шуучы Даша Мазилова белән Гөлнәзирә Арсланова да бирегә зур теләк белән йөри икән. Фигуралы шууның файдасы бик зур, – ди алар.
-Фигуралы шуу белән кечкенәдән шөгыләләнәм. Ярышларга барабыз, җиңүләрем дә бар. Алга таба да бу юнәлешне дәвам итәргә уйлыйм,- диде Гөлнәзирә Арсланова.
Белгечләр дә, фигуралы шуу белән шөгыльләнү баланың мускул системасын ныгыта, сәламәтлеген яхшырта, түземлерәк булырга өйрәтә, дип ассызыклый.
Мамадышта әле чагыштырмача яңа спорт төре булса да, малайлар-кызларның инде зур бәйгеләрдә катнашып, призлы урын яулаулары сөендерә. Башкалада узучы Федерация Кубогы ярышларында, Зәй, Баулы, Менделеевск районнарында үтүче ачык беренчелекләрдә катнашканнары бар аларның.
Тренерлары искәртүенчә, әлбәттә, бу балаларның спортка тартылуында әти-әниләренең тырышлыгы бик зур. “Алар балаларының һәр уңышына шатлана. Тренировкага йөртү күп вакытны алса да, чыгымнар таләп итсә дә зарланмыйлар. Балалары сәламәт, спорт белән дус булсын өчен барысын да эшләргә әзер алар”, – ди Снежана Власова.
Тимераякны беренче тапкыр гына күрүчеләр һәм киючеләр секциягә йөри башлап, якынча ай ярым узуга, яхшы гына шуарга өйрәнәләр икән. Мамадышта әлеге секция эшли башлагач, аны 6 бала тәмамлап чыккан. Быел тагын 2 кызлары фигуралы шуу мәктәбен тәмамлый.

Вторник, 17 января 2017 09:21

Мамадышта яңа тамаша – «SunnyФЕСТ»

Автор

Татарстанның үз «Дакар»ы барлыкка киләчәк! Тик ул Африка яки Көньяк Америка чүлләрендә түгел, ә Мамадыш районында узачак. Катнашу өчен исә «КАМАЗ» машиналары түгел, ә үзеңә ясаган чана кирәк. «Sunnyfest» дип аталган чаналар фестивале оештыручылары кунакларга тагын күп кенә күңелле сюрпризлар әзерли.


28 гыйнварда Мамадыш районының «Бауман урамы» булып саналган Муса Җәлил урамында узачак чаналар фестивалендә төп шарт бер генә: ул да булса – креатив чана ясау. Командада икедән алып биш кеше катнашырга мөмкин. Җитмәсә, катнашучыларның киемнәре дә чана стиленә туры килергә тиеш икән. Әгәр чаначыларның «транспорты» пират корабле стилендә икән, үзләренә дә пиратка «әверелүләре» шарт. Таудан шуып төшәр алдыннан, катнашучылар иҗади номер да күрсәтергә тиеш әле.


ФЕСТИВАЛЬ ӨЧЕН МАХСУС ТАУ ЯСЫЙЛАР


- Мондый чаралар Россиядә бер-ике тапкыр үтте инде. Татарстанда да чаналар фестивале үткәрергә теләп, «SunnyФЕСТ» дигән чара уздырырга булдык. Аның ел саен бер урында үткәрелүен һәм традициягә кереп китүен телибез, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә «Аграр яшьләр берләшмәсе»нең Мамадыш муниипаль районы бүлеге җитәкчесе, районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы урынбасары Айнур Әгъләмов.



Хәтерләсәгез, 2016 елның июнь аенда Питрәчтә «Скорлупино» дип аталган йомырка фестивале булып узды. «SunnyФЕСТ» дигән фестивальнең дә ул чара белән максатлары охшаш: авыл туризмын үстерү. Җәй айлары белән чагыштырганда, кышын туристларны җәлеп итү авыргарак туры килә. Шул ук вакытта районнарда яшьләрнең ялын оештыру да әлеге чара максатларының берсе булып тора.

Чана фестивале уңаеннан, Мамадыш шәһәренә агач-металл конструкциядән тау дә ясыйлар. Аның өстен боз белән капламакчылар.


ПРЕДПРИЯТИЕЛӘР КАТНАШЫРГА ТЕЛӘМИ


Үзләренең креатив чаналары белән конкурста катнашырга теләгән кешеләр гаризаларын 21 гыйнварга кадәр җибәрә ала. Җиңүчеләргә саллы гына бүләкләр тапшырачаклар. Дипломнан кала, җиңүче командага 7 мең сум күләмендә сертификат бирелә. Иң лаеклыларны  Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, республиканың туризм буенча дәүләт комитеты, Аграр яшьләр берләшмәсе вәкилләре һәм Мамадыш муниципаль районы вәкилләре бәя бирәчәк.

Әлегә Питрәч, Алабуга, Чистай, Мамадыш районнары командаларыннан гына фестивальдә катнашу турында хәбәр килеп ирешкән. Гомумән алганда, чарада 10-15 команда булыр, дип көтәләр. Ә фестиваль 2 меңгә якын кешене җәлеп итәр, дип ниятлиләр.

Шунысы да бар: гади катнашучылардан аермалы буларак, Татарстанның азык-төлек сәнәгате тармагында эшләүчеләр өчен әлеге фестивальдә аерым номинация дә бар. Тик, ни кызганыч, әлегә республиканың азык-төлек предприятиеләре генә биредә катнашырга ашкынып тормый. «Бу тармакны сайлап алуыбыз да юкка түгел, чөнки Татарстанда азык-төлек комплексы уңышлы гына эшләп килә, алар һәрвакыт үсештә. Әмма фестивальгә аларны җәлеп итүе авыррак. Миңа калса, алар әле бу чараның асылын аңлап бетерми», – ди Айнур. Предприятиегә бүләкләр тагын да саллырак: 1 урынга – 30 мең сум, икенчегә – 20 мең, өченчегә 10 мең сум.


«ПОШАЛЫМ ЧАНАЛАРЫ»НА ТИҢЛӘШЕРМЕ?


Айнур Әгъләмов Россиядә дә мондый чаралар бар дисә дә, Татарстанда республиканың халык артисты Рөстәм Закиров тарафыннан уздырыла торган «Пошалым чаналары» дигән конкурс турында онытып җибәрде, ахрысы.

Рөстәм абый үзе исә Мамадышта мондый фестиваль уздыруны бик әйбәт күренеш, дип саный. «Хәленнән килгән кеше машина чаптыра, башкалары – ат. Кешеләрне чана ясату шөгыленә җәлеп итү бик яхшы», – ди җырчы.

«Пошалым чаналары» бәйгесе  2004 елда, Рөстәм Закировның нәкъ шушы исемдәге җыры чыккач үткәрелә башлый. Башта ул Өч Пошалым авыллары арасында гына уздырыла. Соңрак инде район күләмендә үткәрелә башлый. Быел Урта Пошалым авылында башланып китәчәк бәйге Казанда тәмамлана.

«SunnyФЕСТ»тан аермалы буларак, «Пошалым чаналары»ның төп максаты – үзешчән сәнгатьне үстерү, 1970-2000 елларда иҗат ителгән татар композиторлары җырларын халыкка таныту. Быел да җырчы конкурс дипломанты, лауреатлары, кунакларына бүләк итү өчен 50 чана сатып алган.



«Яхшы чана нинди булырга тиеш?» дигән сорауга Рөстәм Закиров болай дип җавап бирде:

- Чана яхшы булсын өчен, аның табаны имәннән ясалырга тиеш. Һәрбер эшнең үз остасы була. Шуңа да бу эштә мин Урта Пошалым авылында яшәүче Рәдиф Нигъмәтҗановка мөрәҗәгать итәм. Ул әлеге эшкә бар җан җылысын биреп эшли.

Татарстанда «Пошалым чаналары» дигән бәйге турында күпләрнең ишеткәне бардыр. Мамадыш шәһәрендә узачак «SunnyФЕСТ» фестивале озын гомерле булырмы икән соң? Монысын инде вакыт күрсәтер.

«SunnyФЕСТ» фестиваленең проекты 2016 елның сентябрендә республика күләмендә үткәрелгән. «Авыл җирлегендә социаль проектлаштыру» конкурсында грант откан. Шулай ук Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты уздырылган «Путешествия к истокам» бәйгесенең «Иң яхшы вакыйгалы туризм» номинацияcендә беренче урынны алган.

http://intertat.ru

Гидрометцентр Татарстана предупреждает о похолодании, которое ожидается завтра, 17 января.

 

Этой ночью ожидается малооблачная погода, температура -22..24°. Давление заметно выше нормы. Возможны небольшие геомагнитные возмущения. 
Завтра ожидается облачная погода с прояснениями, местами небольшой снег. Днем столбики термометров поднимутся до отметки в 12 — 17 градусов мороза. На дорогах гололедица.

 

18-го января, в течение суток на фоне повышенного давления ожидается пасмурная погода, небольшой снег, сильный туман; ночью -23..25°, днем -12..14°, ветер слабый. Возможна слабая геомагнитная буря.

 

Народные приметы На 17 января: Зима снежная - лето дождливое.

 

Фото: ob-zor.ru

Телеканал “Мамадыш ТВ“ покажет традиционный бал-маскарад прошедший 30 декабря в Ледовом дворце «Олимп».

Полный выпуск новогодних чудес смотрите сегодня в 17:30 часов.

ДТП произошло в минувшее воскресенье утром на перекрестке улиц Ташаяк и Лево-Булачная.

 

По предварительным данным, 20-летний водитель автомобиля ВАЗ-21074 из Мамадышского района Татарстана выехал на запрещающий сигнал светофора и врезался в автомобиль «Опель Астра», за рулем которого была 30-летняя женщина.

В результате столкновения пострадал 28-летний пассажир отечественного автомобиля, он был госпитализирован с закрытым переломом костей таза, сообщает ГИБДД Казани.

 

 Источник: http://tavto.ru

Фото: www.vnd12.ru

В середине февраля в Мамадыше состоится расширенное заседание Совета Мамадышского муниципального района. На заседании рассмотрят итоги социально-экономического развития района в 2016 году и задачи на 2017 год.

В обсуждении самых важных вопросов года примет участие представительная делегация из Казани во главе с заместителем премьер-министра Республики Татарстан - министра сельского хозяйства и продовольствия Республики Татарстан Маратом Ахметовым. На главной сцене района с докладами о деятельности разных сфер района выступят глава Нижнетаканышского сельского поселения Рустам Хамизуллин, директор Мамадышского спиртзавода Николай Захаров, заместитель руководителя исполкома района Алена Смирнова, директор политехнического колледжа Николай Егоров и другие. В спортзале районного Дома культуры подготовят выставку продукции, производимой в районе.  

До начала заседания Совета района делегация из Казани во главе с Маратом Готовичем совершит объезд по территории района и посетит несколько объектов. На этот же день  запланировано открытие операционного блока хирургического отделения Мамадышской ЦРБ. 

Эльмира Минникаева

Кичә Казанның “Ак Барс” яшьләр үзәгендә “Туым Жондозы” – “Рождественская звезда” – 2017” керәшен җыруларын яшь башкаручылар конкурс-фестиваленең гала-концерты үтте.

Концерт алдыннан балалар чыршы янында әйлән-бәйлән уйнадылар. Кыш бабай белән Кар кызына матур шигырьләр сөйләп һәм җырлар җырлап, күчтәнәчләр алдылар. Шунда ук “Туганайлар” газетасы баш редакторы Людмила Белоусова 2017 елның беренче яртыеллыгына язылучылар арасында оештырган конкурс нәтиҗәләрен әйтеп, җиңүчеләрне бүләкләр белән билгеләп үтте.

Гала-концерт “Кряшен Чибяре-2016” титулы иясе Татьяна Ефремова башкаруында “Туым җыры” белән башланып китте.

“Бәрмәнчек” керәшен фольклор дәүләт ансамбле һәрвакыттагыча югары дәрәҗәдә “Нардуган” күренеше күрсәтте. Концертта ялгыз башкаручылар белән бергә керәшен фольклор ансамбльләре дә чыгыш ясады. Фестивальнең оештыру комитеты рәисе,  Людмила Белоусова районнарның активлаша баруын искәртеп үтте. “Кайбыч якларында авыл белән авыл ярыша”, дип бу якларны уңай мисал итеп китерде ул.

“Патриотизмны без ил күләмендә күрәбез. Җирле үзаң кирәк. Башта үз авылыңны, районыңны, туганнарыңны яратырга кирәк, - диде жюри рәисе, танылган фольклорчы галим Геннадий Макаров. - Без бу фестивальдә шуның мисалын күрәбез”.

“Керәшендә Нардуган бәйрәме бар. Башта ул зурлап уздырыла башлаган иде. Анда халык җыелышып күңел ача иде. Аны кайберәүләр Шайтан туе дип, кабул итеп бетермәделәр. Бераз җитдиерәк якын килергә дип уйлаштык та, шушы фестиваль туды. Ул Татарстанда уздырыла торган “Түгәрәк уен” проектының энесе кебегрәк”, - дип аңлатты Геннадий Макаров.

Концертта конкурсантлар белән бергә танылган керәшен җырчылары – Вадим Захаров, “Татар моңы-2015” лауреаты Лариса Басыйрова, “Бәрмәнчек” ансамбле солистлары – Марина Карпова, Регина Павлова, Оксана Дмитриева, Александр Игнатьевлар чыгыш ясады. Керәшен җырчыларының эстрада җырларында да халык мотивлары сизелә. Сәхнәдә эстрада җыры башкарган Марина Карпова җырын тәмамлагач: “Мин чын керәшен буларак, сәхнәдән җырлап кереп китәм”,- дип керәшен җырын җырлый-җырлый кереп китте.

Жюри рәисе - Геннадий Макаров “Туым Жондозы” конкурс-фестиваленең сыйфаты елдан-ел яхшыруын билгеләп үтте. “Катнашучыларны кайчакта конкурстан “Бар, әбиеңнән өйрәнеп кил!” - дип кайтарып җибәрәбез. Алар икенче елны өйрәнеп киләләр дә җиңеп кайтып китәләр”, - диде Геннадий Михайлович “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Мамадыш районының Дүсмәт авылы “Тәңкәләр” фольклор ансамбле “Туым Жондозы” – “Рождественская звезда” – 2017” керәшен җырларын яшь башкаручылар конкурс-фестиваленең гала-концертыннан Гран-при алып кайтып китте. Яшь артистларга дипломны һәм 30 мең сумлык сертификатны Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Михайлович Егоров тапшырды

Шунысы кызык, тамашачы да гала-концерт тәмамлагач, “Ак барс” яшьләр үзәге залыннан җырлый-җырлый таралышты.

Быел “Туым Жондозы” – “Рождественская звезда” – 2017” керәшен җыруларын яшь башкаручылар конкурс-фестиваленең гала-концертын “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы онлайн-трансляцияләде. Концертны Татарстанда гына түгел, Россия буенча сибелеп яшәүче карендәшләр дә карый алды. Санкт-Петербург шәһәрендә яшәүче галимә Наилә Әлмиева да “Туым Жондозы”н онлайн каравы турында хәбәр итте. “Концерт югары дәрәҗәдә оештырылган һәм режиссура ягыннан да бик оста ясалган. Сәхнә түрендә үзләренең дәвамнарын – шат йөзле, талантлы балаларны күрү – сөенечле хәл. Бу өлкәдә эшләгәннәргә зур рәхмәт, - дип социаль челтәрдә язган Наилә Әлмиева.

Киләсе елда “Туым Жондозы” – “Рождественская звезда” керәшен җыруларын яшь башкаручылар конкурс-фестивале унынчы тапкыр уздырылачак.

Татар-информ",

Юлия ГУБИНА фотолары

Шимбә көнне районыбызда үткәрелгән татар әдәбияты көннәрендә Казаннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән күпсанлы кунаклар катнашты.

Ул күренекле әдип Шәйхи Маннурны искә алуга багышланган чаралар белән башланып китте. Туган авылы Тулбайда каберенә чәчәкләр салынды, рухына дога багышланды. Быел аның китапханәсенә 60 ел тула. Татарстанның халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты, якташыбыз Зиннур Мансуров Шәйхи Маннур кебек үз акчасына китапханә салдырган һәм аны китаплар белән тәэмин итеп торган әдипнең Татарстанда башка булмавын ассызыклап үтте.

Шәйхи аганың Мамадыштагы һәйкәле янында да аны искә алу митингы үткәрелде. Анда шәһәр мәктәпләре укучылары, татар теле укытучылары, китапханәчеләр, әдәбият сөючеләр каршында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы Зиннур Мансуров, Чаллы Язучылар оешмасы җитәкчесе Факил Сафин, Шәйхи Маннурның мирас комиссиясе рәисе Шаһинур Мостафин чыгыш ясап, әдипнең иҗаты бүген дә актуаль булуын, Мамадыш төбәгеннән соңгы елларда бик күп әдипләр үсеп чыгуында аның да йогынтысы зурлыгын билгеләп үттеләр.

Композитор Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында узган кичәдә Шәйхи Маннур исемендәге премиянең быелгы лауреатлары исемнәре игълан ителде, аларга дипломнар тапшырылды. Мамадыш төбәге талантларын барлауда керткән өлешләре, якташыбыз Мөхәммәт Шәйхинең “Якты чишмә“ китабын әзерләп чыгарганы өчен, әдип, “Көмеш кыңгырау“ газетасы баш мөхәррире-директоры Факил Сафин; балаларга багышланган күпсанлы китаплары өчен шагыйрь Ринат Нуруллин; матбугат битләрендә дөнья күргән шигырьләре һәм парчалары өчен шәһәрдәшебез Люция Губина яңа лауреатлар булдылар. Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы көче белән әзерләнгән кичәнең икенче өлеше якташыбыз, Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы Вахит Галиевның 90 еллыгына багышланган иде. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов, иҗатташ дуслары, балалары шагыйрьгә саулык-сәламәтлек, озын гомер, тагын да зуррак иҗат уңышлары теләделәр.

 

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Страница 1 из 269
В Республике
Жителей Елабужского района наградили за установку снежных фигур
В Елабуге подвели итоги конкурса на лучшее новогоднее оформление сел района.
23:34 17.01.2017
В Зеленодольском районе в озеро сливают фекальные стоки
Жители деревни Ореховка обсудили со специалистами разных ведомств слив канализационных стоков в соседний с населенным пунктом водоем.
23:00 17.01.2017
В декабре на 0,2 процента снизилась оценка годовых темпов трендовой инфляции
Аналитики Банка России отмечают ослабление инфляционного давления.
21:37 17.01.2017
Камиль Самигуллин выдвинут кандидатом на пост муфтия Татарстана
Выборы муфтия республики состоятся в апреле 2017 года.
21:00 17.01.2017
Магистральной линией в движении вперед должна стать концепция российского мусульманства – Гайнутдин
В Москве состоялась встреча первого заместителя руководителя Администрации Президента России Сергея Кириенко и председателя ДУМ РФ Равиля Гайнутдина.
20:47 17.01.2017
Чемпионат Татарстана Worldskills включит в себя 79 компетенций
Состав региональной сборной, которая будет представлять республику на национальном чемпионате в Краснодаре, будет определен с 1 по 3 февраля.
20:33 17.01.2017
Сборная Татарстана Worldskills приступила к профподготовке
На базе казанского МЦ «Волга» собрались студенты республики, представляющие 47 ключевых компетенций чемпионата рабочих профессий.
20:17 17.01.2017
На М7 в черте Казани в перевернувшейся легковушке пострадала автоледи
Сотрудники МЧС прибыли к месту происшествия через четыре минуты.
19:49 17.01.2017
Водитель легковушки чудом остался жив после столкновения с грузовиком в РТ
ДТП произошло на автодороге между населенным пунктом Старая Письмянка и городом Лениногорском.
19:31 17.01.2017
Юрий Александров поставит в Казани «Пиковую даму»
Премьера оперы состоится в начале февраля.
19:26 17.01.2017
Премьера спектакля «Лысая певица 4.0» состоится в Казани
«Лысая певица» — комедийный спектакль по пьесе французского драматурга Эжена Ионеско, классика «театра абсурда».
19:07 17.01.2017
Пожарные спасли пять человек в доме на Чуйкова в Казани
К приезду спасателей из окна на седьмом этаже шел густой дым.
19:04 17.01.2017
Ильфир Якупов: «Надо, чтобы москвичи успевали по нам соскучиться»
В Москве завершаются гастроли Татарского государственного академического театра им.Г.Камала.
18:49 17.01.2017
Сергей Когогин поздравил «КАМАЗ-Мастер» с победой в ралли-рейдах «Дакар» и «Африка Эко Рейс»
«КАМАЗ-Мастер» занял 1-е и 2-е места в ралли «Дакар» и 1-е место в «Африка Эко Рейс».
18:29 17.01.2017
Для спасения ТФБ и ИнтехБанка нужен комплекс мер: от bail-in до санации – Артем Здунов
Механизм bail-in по спасению Татфондбанка может сработать в комплексе с другими мерами.
18:22 17.01.2017
От театра Г.Камала жду идеологических спектаклей – Фатих Сибагатуллин
Депутат Государственной Думы Фатих Саубанович Сибагатуллин рассказал о гастролях Камаловского театра в Москве.
18:09 17.01.2017
Видео: В Татарстане растет поголовье диких животных
Положительная динамика в численности основных охотничьих ресурсов сохраняется несколько последних лет.
18:06 17.01.2017
В ФПП РТ подано 140 заявок от предпринимателей — клиентов ТФБ и ИнтехБанка на 212 млн рублей
Получением льготных микрозаймов от Фонда поддержки предпринимательства интересуются около 1000 бизнесменов, чьи счета оказались заморожены в банках.
18:05 17.01.2017
В Казани прозвучал концертный вариант оперы «Тюляк»
Последняя опера Назиба Жиганова будет представлена казанскому зрителю в апреле 2017 года.
18:00 17.01.2017
Муфтий РТ посетил могилу Галимджана Баруди
Муфтий РТ и хазраты совершили молитву за Галимджана Баруди, Ахмадхади Максуди, Шигабутдина Марджани и других богословов.
17:51 17.01.2017
В Казани обсудили возможность создания Музыкального театра народов Поволжья
Круглый стол к юбилею композитора Назиба Жиганова состоялся в Казанской консерватории.
17:42 17.01.2017
В Дагестане в перестрелке с полицией застрелен мужчина
Полицейские пытались остановить для проверки автомобиль «Лада» десятой модели.
17:24 17.01.2017
В Казани простились с народным поэтом РТ Леной Шакирзяновой
Под некрологом в адрес усопшей подписались Рустам Минниханов, Минтимер Шаймиев и члены Правительства Татарстана.
17:17 17.01.2017
В ИА «Татар-информ» расскажут о книге Рабита Батуллы о Минтимере Шаймиеве
К участию в пресс-конференции приглашаются представители СМИ.
17:08 17.01.2017
Путин: Заказчики «компромата» на Трампа хуже проституток
Глава РФ прокомментировал доклад о якобы наличии у России компромата на избранного Президента США Дональда Трампа.
17:05 17.01.2017
Минздрав РТ: Дефицита препаратов для лечения гриппа нет
По словам Халита Хаертынова, препараты для лечения гриппа приобретены в достаточном количестве.
16:53 17.01.2017
Вкладчикам Татфондбанка и ИнтехБанка выплатили более 49,1 млрд рублей
Более 135 тыс. вкладчиков получили страховые выплаты.
16:04 17.01.2017
Бизнесмен о мерах господдержки: «Для нас это как глоток свежего воздуха»
Фонд поддержки предпринимателей РТ помогает бизнесу не прекращать хозяйственную деятельность, несмотря на замороженные в банках счета.
15:58 17.01.2017
Роспотребнадзор по РТ: Ни одна из школ не прекратила учебный процесс из-за гриппа и ОРВИ
По словам Любови Авдониной, эпидемиологическая ситуация ничем не отличается от прошлых лет.
15:40 17.01.2017
СК РТ назвал четыре причины пожара на Казанском пороховом заводе
Главная причина пожара, по мнению следователей, нарушение технологии производства.
15:26 17.01.2017