Back to Top
103.9 FM

Пятница, 21 апреля 2017 13:19

Мамадышның зирәкләре ачыкланды

Автор  Минневәрис Мингалиев
Оцените материал
(0 голосов)

Газетабызның 19нчы апрель санында “Мамадыш могъҗазасы“ исеме белән баручы “Зирәкләр конкурсы“ның соңгы биреме игълан ителгән иде. Аңа дөрес җавапны Түбән Ушма урта гомумбелем бирү мәктәбенең уку эшләре буенча директор урынбасары Зәйтүнә Шакирова бирде.

 

Биремнең җавабы – Татарстанның “Кызыл китабы“на кертелгән, Нократның аргы ягындагы күлләр тирәсендә, камышлар арасында яшәүче су тавыгы (камышница). Җиңүчегә Мамадыш телевединиесендә бушлай котлау бирү өчен сертификат тапшырылачак.
Конкурс дәвамында Мамадышыбыз тирәсендә сирәк очраучы үләннәрне, киек-җанварларны, кошларны, балыкларны атарга кирәк иде. Биремнәр катлаулана барды. Соңгыларында дөрес җавапны бер-ике кеше генә таба алды. Барлык җиңүчеләребезне котлыйбыз, башка конкурсларыбызда да актив катнашырлар, дип ышанабыз.

 

Менә алар җиңүчеләребез:

Ольга Рой (Мамадыш),
Нурия Рәхимова (Красная Горка),
Ләмига Жикшембеева (Красная Горка),
Миннеҗамал Мөхәммәтханова (Иске Завод),
Галина Демина (Мамадыш),
Әгъзам Низамов (Мамадыш),
Валентина Кибякова (Җәнлек совхозы),
Зинаида Шипкова (Мамадыш),
Әлфирә Казанова (“Мамадыш“ совхозы),
Ленуза Мөхәрләмова (Югары Ушма),
Зәйтүнә Шакирова (Түбән Ушма).

 

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Прочитано 276 раз Последнее изменение Пятница, 21 апреля 2017 13:27

Оставить комментарий

В Республике