Ветеринария хезмәте тик ятмый
Районның ветеринария хезмәт алдына мөгезле эре терлекләр арасында инфекция дәрәҗәсен киметү бурычы куелды.
ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе агымдагы елны мөгезле эре терлекләр арасындагы лейкозга каршы көрәш елы дип игълан итте. Район ветеринария берләшмәсе ел саен язын һәм көзен шәхси һәм җәмәгать секторындагы мөгезле эре терлекләрнең лейкоз белән авырталармы юкмы икәнлегенә тикшерүләр уздыра. Узган ел барлыгы 30 мең баштан артык мал тикшерелеп, алар арасында инфекцияле 700 баш терлек сугымга җибәрелде.
Бу турыда район ветеринария берләшмәсе белгече Наил Шәрифуллин хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев