Трактор алынды
Чираттагы рейд вакытында шәһәрдә яшәүче берәүнең тракторы штрафстоянкага куелды.
Районның Дәүләт техник күзәтчелеге инспекторлары ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә район буенча рейдка чыктылар. Алар тарафыннан барлыгы 10 техника тикшерелде. Чара барышында тиешле таләпләр үтәлмәүнең 10 очрагы ачыкланды. Тракторчы-машинист таныклыгы булмаган Мамадышлының техникасы штрафстоянкага урнаштырылды. Трактор тиешле инстанцияләрдә исәптә тормаган. Моның өчен аның хуҗасына 20 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев