Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укырга киңәш итәбез

Төчкертәме, яки күзләр яшьләнәме?

Вакытының 90 процентын кеше ябык киңлектә - фатирында яки офиста уздыра. Шуңа күрә безнең сәламәтлек, күпчелек, эштә һәм өйдә нинди һава сулауга бәйле.

Әгәр өй җыештырганда, урын-җирне алыштырганда, китаплар яки кәгазьләр белән эшләгәндә күзләрегездән яшь килә, күз кабакларыгыз шешенә, борыныгыздан ага, ютәл башланып, тирегезгә тимгелләр чыга икән, димәк, сезне аллергия сагалый.

Йорт һәм офис аллергиясенә каршы ничек көрәшергә?

Тузан җыя торган бөтен нәрсәдән – озын йонлы келәмнәрдән һәм күп санлы йомшак җиһазлардан арыныгыз. Йомшак уенчыкларны даими юу, йон киемнәрне кышка полиэтилен пакетларда шкафларга алып кую зарур. Мамык урын-җирне даими чистартуга бирергә яки мендәр белән юрганнарны ясалма эчлекләргә алыштырырга кирәк; китап һәм кәгазьләрне пыяла артында тотыгыз; өегезне дымлы чүпрәк белән ешрак җыештырыгыз; кондиционерларны һаваны артык дымландырмыйча гына кулланыгыз; бүлмәләрне даими җилләтегез.

Фото: zdorovieinfo.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев