Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укырга киңәш итәбез

Татарстанда ягулыкка бәяләр арзанрак

Күптән түгел генә Яр Чаллыда машина йөртүчеләр машина ягулыгына бәяләр арту сәбәпле каршылык чарасы оештырдылар.

Анда катнашкан  машина йөртүчеләр катнашкан.  Ягулыкны 27 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр "АвтоГАЗ" һәм "ТАИФ-НК" ягулык салу станцияләреннән генә алырга дигән тәкъдим белән чыгалар алар. Калган станцтияләргә бойкот игълан итәләр. Бу акциядә нинди максат алга куелган соң? Шушы юл белән алар ягулык бәяләренә бәяләр арту проблемасына игътибар бирелер;  дәүләтнең байлыклары ягулык бәяләрен арзанайтырга яки машина йөртүчеләр транспорт чарасына ягулык сала алсын өчен хезмәт хакларын арттырырга мөмкинлек бирә алырлык дәрәҗәдә икәнлекне раслар өчендер, бәлки?

Бәяләрне ягулык җитештерүче компанияләр билгеләвен истән чыгармаска кирәк. Аларга, мәсәлән, бензинны чит илләргә сату отышлырак. Чөнки экспортка киткән ягулык кыйммәт йөри. Шунлыйктан компанияләр эчке базарда да ягулык бәяләрен күтәрәләр. Аларның кимүенә ышанудан мәгънә юк, дип саныйм. Моның өчен бу мәсьәләдә дәүләтнең катнашуы кирәк.

Ничек кенә булмасын, Татарстан Идел буе федераль округында ягулыкка иң арзан бәяле төбәкләрдән санала. Бер литр ягулыкның бәяләрен түбәндәге таблицадан күрә аласыз (бәяләр сумнарда күрсәтелгән):

Төбәкләр                             АИ-92          АИ-95        Дизель ягулыгы    Пропан

Татарстан                        44,30-45,49     47,10-48,49           49                  31-32,50

Башкортостан                 44,45-45,55      47,25-48       47,30-49,91      30,77-31,85

Мордовия                             45,11          49,05-51,85           49              31,05-31,65

Марий Эл                       44,60-45,60     48,40-49,40      47,85-49,15            32

Удмуртия                       44,55-45,05     48,05-48,55      47,90-49,30            31

Чувашия                         44,95-46,49     48,90-50,49      47,9049,99      30,99-31,50

Киров өлкәсе                 44,70-45,77      47,70-48,56     49-50,02               34-35

Самара өлкәсе               44,09-45,45      48,29-48,79      47,90-49         30,50-33,50

Оренбург өлкәсе           44,16-45,56      47,78-50            47,84-49,24   25,50-25,80

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев