Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укырга киңәш итәбез

Татарча көрәшнең милләте юк

Моның шулай икәнлеген кичә Шәдче авылында Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак булган Альберт Вәлиев истәлегенә уздырылган турнирда күрергә насыйп булды.

Яшь көрәшчеләр арасында татарлар белән берлектә әрмән, рус балаларының да келәмнәргә чыгып бил алышуларына бүген гаҗәпләнмибез. Ни әйтсәң дә, спортның кайсы төрен генә алсаң да, аларның милләте юк.

Ярышлар нәтиҗәләренә килгәндә, Мамадыштагы 4нче санлы урта мәктәп укучылары Варужан Никогосян, Кирилл Журавлёв, Ислам Кәримов, Рамил Дәүләтшин, 1нче санлы мәктәптән Булат Хәйруллин, Данил Васильев, 3нче санлы урта мәктәп укучысы Руслан Мортазин, Түбән Ушмадан Айназ Миннеханов, Алмаз Воробьёв, Түбән Якедән Адель Мусин үз үлчәү авырлыкларында пьедесталның югары баскычына күтәрелделәр.

Җиңүчеләр, призлы урыннарны алучылар турнирдан дипломнар, медальләр һәм акчалата бүләкләр белән кайтып киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев