Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укырга киңәш итәбез

Шәһәрнең юбилеена багышланган чара

Мамадышта шәһәрнең 240 еллык юбилее уңаеннан патриотик чара оештырылды.

Төбәкне өйрәнү музеенда сакланган архив документлары нигезендә төзелгән маршрут картасы буенча балалар 1918нче елда кызылармиячеләр дислокацияләнгән урыннарда булдылар. “Бу чарада балалар моннан бер гасыр элек булган вакыйгаларны күз алларыннан үткәргәннәрдер. Ул чагында латыш укчылары шәһәрне акгвардиячеләрдән азат итәргә омтылалар, ләкин җиңелүгә дучар булалар,” – дип сөйли музей хезмәткәре Гөлләндәм Давыдова. Мондый экскурсия өченче ел оештырылды инде. Аның барышында балалар Пузанка тавындагы латыш укчыларына куелган һәйкәл янында булдылар, аларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Мондый форматтагы чараны музей хезмәткәрләре алга таба да оештырачаклар. Уку елы азагында 1919нчы елгы вакыйгалар буенча экскурсия уздыру планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев