Шәкертләре уңышлы чыгыш ясыйлар
Марина Валентиновна Власова Мамадыш шәһәрендә туган. Белеме буенча – педагог, фигуралы шуу буенча тренер.
Озак еллар Белоруссия башкаласы Минскта яши. 2008нче елда гаиләсе белән Мамадышка күченеп кайталар һәм шәһәрдә фигуралы шуу төрен үстерә башлыйлар. Бүгенге көндә ул кызы Снежана белән Мамадыш балаларына спортның әлеге төрләре серләрен өйрәтәләр. Алар инициативасы белән безнең “Олимп” Боза сараенда күп төрле ярышлар, турнирлар уздырыла. Аларның шәкертләре бу бәйгеләрдә матур күрсәткечләргә ирешәләр. Узган атнада “Снежность” исеме астында бишенче мәртәбә традицион турнир оештырылды. Марина Валентиновна әйтүенчә, бу ярышлар елга ике мәртәбә – ноябрь һәм апрель айларында үткәрелә. Соңгы ярышлар нәтиҗәләре буенча остазның берничә шәкерте пьедесталга күтәрелделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев