"Сабантуй" яшь көрәшчеләрне җыйды
Бүген Түбән Ушма авылындагы “Дуслык” спорт комплексы “Сабантуй” журналы призына көрәш буенча ярышларны кабул итте.
Бәйгеләрдә республикабызның төрле районнарыннан 15-16 һәм 13-14 яшьлек 534 яшь көрәшче катнаша. Ярышларда җиңүчеләр Татарстан җыелма командасы составында март аенда Казанда узачак Россия беренчелегендә катнашачаклар.
Мамадыш командасы бу турнирда уңышлы чыгыш ясар, дип ышанасы килә. Бәйгеләр турында тулырак мәгълүматны газетабызның алдагы санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев