Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укырга киңәш итәбез

ОРГАНИЗМНЫ ЧИСТАРТАБЫЗ

Соңгы вакытта телгә “детокс” сүзе керде. Детокс — организмны токсиннардан чистарту, моның өчен шактый кыйммәтле коктейль, биологик кушылмалар тәкъдим итәләр. Дәваны табигатьтән таба аласыз, гадәти ризыклардан организмны чистарта торган катнашма әзерләргә була.

1 нче ысул. 1 алманы юка итеп турап, 500 мл кайнар суга салырга һәм 1 чәй кашыгы дарчин өстәргә. Суынгач, көн дәвамында эчәргә. Алма һәм дарчин матдәләр алмашын яхшырта, ашкайнату трактын чистарта.

2 нче ысул. 2 аш кашыгы яңа сыгылган лимон согын 200 мл кайнатылган җылы суга салырга. 1 чәй кашыгы бал, бер чеметем төелгән имбир өстәргә. Иртәнге ашка 30 минут кала эчәргә. Ул ашкайнату системасын активлаштыра, кан тамырларын ныгыта, чистарта, көч кертә.

"Ирек мәйданы" газетасы сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев