Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укырга киңәш итәбез

Ниһаять, Мамадышка җиңү килде

Сүз “Олимп-2005” хоккей командасының Татарстан беренчелеген отуы турында бара. Узган атнада Мамадышта дүрт команда плей-офф уеннарында республика беренчелеген җиңүчене ачыкладылар.

Озак көтеп алынган җиңү

Соңгы мәртәбә командаларыбызның матур җиңүләрен 2018-2019нчы еллардагы сезонда күрергә насыйп булган иде. Ул чагында “Олимп-2002” (тренеры – Илья Шевяхов) белән “Олимп-2003” (тренеры – Сергей Солодаев) Татарстан беренчелеген оттылар. Илья Шевяхов шәкертләре шул сезонда Башкортостанның Салават шәһәрендә “Алтын алка” Бөтенроссия уеннарының финалында җиңү яулады. Шуннан соң командаларыбыз рәсми турнирларда җанатарларын матур җиңүләре белән сөендерә алмадылар. Быелгы сезонда өч командабыз “Олимп-2005”, “Олимп-2007”  һәм “Олимп-2009” Татарстан беренчелегендә катнаштылар. Кызганычка каршы, соңгы икесенең чыгышлары хоккей сөючеләрнең өметләрен акламады. Тренер Ринат Ризванов җитәкләгән “Олимп-2005” командасы сезон барышында 16 уенның унысында җиңүгә ирештеләр, бер очрашуны буллитлар ярдәмендә оттылар һәм өч мәртәбә җиңелүгә дучар булдылар.

Язманың тулы варианты белән газетабызның алдагы санында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев