Мамадышның яшь десантчылары көмеш белән кайттылар
Казандагы 41нче санлы урта мәктәп базасында узган республика фестивалендә ирешелде моңа.
Ул быел бишенче мәртәбә СССР Саклык министры урынбасары, Һава-десант гаскәрләренең баш командующие, Россиянең десантчылар берлегенә нигез салучы, генерал-полковник Владислав Ачалов истәлегенә уздырылды. Ярышларда катнашучылар үзләренең физик һәм актёрлык сәләтләрен күрсәттеләр, автоматны сүтеп җыйдылар, стройда йөрү әзерлегендә, театраль тамашада көч сынаштылар. Нәтиҗәдә Мамадыштагы 4нче санлы урта мәктәпнең “Яшь десантчы” командасы икенче урынны яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев