Мамадышлылар, авитаминоздан азапланасызмы
Табиблар, яз көне организмга бигрәк тә А, С, D, Е витаминнары җитми, ди. Бу витаминнар билгеле бер продуктларның составында бар.
A витамины сыер һәм тавык бавырында, диңгез балыгында, ак сырда, эремчектә, сөттә, кишер, кабак, сырганак, абрикос, апельсин һәм мандариннарда күп.
В витамины тавык һәм сыер итендә, диңгез балыгында, арыш ипиендә бар.
С витамины салкын тиюгә каршы торучанлыкны күтәрә, әмма әгәр дә сезнең буыннарыгыз авырта, тоз җыела икән, бу витамин белән артык нык мавыгырга ярамый. Әлеге витамин гөлҗимеш, киви, кара карлыган, цитруслыларда, кызыл борыч һәм миләштә күп.
D витаминын сөт продуктларын, йомырка сарысын, балык маен, диңгез кәбестәсен һәм диңгез балыгын ашап тулыландырырга була.
Е витамины көнбагыш, зәйтүн, кукуруз, виноград, чикләвек мае составында бар. Шулай ук ул көнбагышта, үрдерелгән бодайда, шпинат, брокколлида күп.
Табиб-диетолог берничә ризыкны көндәлек рационга кертергә киңәш итә.
Табиб-диетолог Елена Соломатина сүзләренә караганда, озак вакыт билгеле бер витаминнар җитмәү җитди авыруларга китерергә мөмкин. Әйтик, А витамины җитмәү күрү белән бәйле проблемалар тудыра, координация бозыла. В төркеме витаминнарының аз булуы йокысызлык, баш авырту, хәтернең начараюына китерергә мөмкин. C витамины кытлыгы еш салкын тию һәм вируслы авырулар китереп чыгара, дип ассызыклый табиб.
А витамины җитмәгәндә, рационны фасоль, кишер, кабак, чөгендер һәм бавыр кебек ризыклар белән баетырга кирәк. В төркеме витаминнары җитмәгәндә чикләвек, миндаль, диңгез продуктлары, әче сөт ризыклары, кипкән җиләк-җимеш, йомырка, икмәк һәм он көрпәсе ашарга кирәк. Шулай ук С витаминына кәбестә, цитруслылар, гөлҗимеш һәм алма бик бай, ә гөмбә, балык мае һәм акмай D витамины җитмәүне тулыландыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев