“Мамадышча гасыр урлавы”
Газетабыз укучылары арасында фотосурәтләргә иң яхшы рәсем асты язу буенча конкурс игълан итә.
“Гасыр урлавы” исеме астында узачак бу бәйге “НИКО+” кибете белән берлектә оештырыла. Фотодан күргәнегезчә, мөлаем песинең өстәлдән ничек итеп ит урларга маташуы сурәтләнгән. Сезнең бурыч – әлеге фотографиягә креатив комментарий бирү. Без сезгә тулы ирек бирәбез, ләкин бер шарт бар: рәсем асларындагы язуларда “НИКО+” компаниясенең атамасы булырга тиеш. Иң яхшы эшләр газета битләрендә урын алачак, калганнары (газетадагылар да) “Есть контакт” “(ВКонтакте) һәм “Новости Мамадыша” (Инстаграм) социаль челтәрләрендә чиратлап урнаштырылачак.
Конкурс 5нче февральдән 28нче февральгә чаклы барачак. Җиңүчеләрне һәм призлы урыннарны алучыларны 2нче март көнне бүләкләячәкбез. Беренче урын яулаучыны “НИКО+” кибетенең – 3000, икенче урынга лаек дип табылган эшнең авторын – 2000, өченче урынны алган кешене 1000 сумлык сертификатлары көтә. Җавапларыгызны gazeta-nokrat@mail.ru электрон адресына җибәрегез.
Катнашыгыз һәм җиңегез!
*Акцияне “ТАТМЕДИА” АҖнең “Мамадыш-информ” филиалы оештыра. *Акция 05.02-03.03.2021 елда үткәрелә. Тулырак мәгълүмат: 3-30-47 Реклама
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев